16+

Хыял канатлары талмаса...

Кешене хыял яшәтә, дибез. Егерме ел дәвамында Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсендә токарь булып эшләгән Фәрит Мәүлет улы Әһлиуллин белән танышканнан соң, бу сүзләрнең мәгънәсе тагын да җетеләнә төште кебек. Балачактан, самолет, очучы булам, дип хыялланмаган булса, авиация берләшмәсе ике ятып бер төшенә дә керәсе булмагандыр югыйсә. Самолет штурвалы артына...

Хыял канатлары талмаса...

Кешене хыял яшәтә, дибез. Егерме ел дәвамында Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсендә токарь булып эшләгән Фәрит Мәүлет улы Әһлиуллин белән танышканнан соң, бу сүзләрнең мәгънәсе тагын да җетеләнә төште кебек. Балачактан, самолет, очучы булам, дип хыялланмаган булса, авиация берләшмәсе ике ятып бер төшенә дә керәсе булмагандыр югыйсә. Самолет штурвалы артына...

Кешене хыял яшәтә, дибез. Егерме ел дәвамында Горбунов исемендәге Казан авиация берләшмәсендә токарь булып эшләгән Фәрит Мәүлет улы Әһлиуллин белән танышканнан соң, бу сүзләрнең мәгънәсе тагын да җетеләнә төште кебек. Балачактан, самолет, очучы булам, дип хыялланмаган булса, авиация берләшмәсе ике ятып бер төшенә дә керәсе булмагандыр югыйсә. Самолет штурвалы артына утырып күкләрне иңләү, балачак хыялы булып калса да, очкычның һәр детален эчтән белүе, шуларның үз куллары аша үтүе белән бәхетле була ул. Хәер, тора-бара очу ләззәтен дә ничек кенә татый әле! Юкса дистә еллар элек ДОСААФ каршындагы дельтапланирчылар клубына аяк баскан кеше бүгенгәчә дельтаплан-парапланчылар арасында үз кеше булып калыр идеме?!
- Очуның рәхәтен аңлатып бетереп тә булмый. Шуның кадәр киңлек, матурлыкка ничек тартылмыйсың?! Ул һаман үзенә чакырып тора күк. Очканда биек-биек тауларны да, зур-зур агачларны да, хәтта ки очар кошларны да - һәммәсен өстән карап хозурланасың бит, - ди ул.
Бер үк вакытта тизлек тә, табигать, җил иркенә тулысынча бирелү дә әсир итәдер, күрәсең, үзен. Аның кебек, берничә тапкыр таудан сикерер өчен генә 300-400 чакрым юл үтеп, Чатыртауга йөрүчеләр дә сирәктер шул. Ялы да, җанга якын шөгыле дә бу аның. Шуңа күрә дә машинасында, палатка һәм гитарадан тыш, ел фасылына карап, тау чаңгысы да, су чаңгысы да, икешәр параплан да булырга мөмкин аның. Әле бит моннан 3 еллар элек җыйган дельтапланы да бар. Җитмәсә менә-менә җыеп бетерәсе моторлы дельталеты да (аңа «Андрюшка» дигән исем бирүен генә күр) тынгы бирми торгандыр. Шуңа да: «Мөгаен, «Андрюшка» белән очмый торып, тынычлана алмам кебек. Быелдан да калмабыз дип уйлыйм», - ди ул үзе дә.
- Чыннан да күкләргә гашыйк җан Фәрит Әһлиуллин. Аның кебек 63 яшьтә дә параплан белән очучы кеше Татарстанда башка юк. Шул ук вакытта ул безнең клубта бик кирәкле, алтын куллы кеше дә. Клубтагы очу җиһазларының һәр детален карап, тикшереп тора. Кирәк икән, төзәтеп тә бирә, - ди аның турында Казан «Икар» клубы җитәкчесе Радик Туйкин.
Һәркем, чираттагы ялына ни дә булса планлаштырып, аны җәен алырга тырыша. Ә Фәрит Әһлиуллин исә быелгы актив ял графигын кышка күчергән булып чыкты. Бу юлы ул кызы Наилә белән Кавказ тауларына юл алачак. Анысы да әтисе баласы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading