Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш кампаниясе 8 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы бер ел.
"Патриот" республика үзәгендә булачак солдатлар каршында Азнакай муниципаль районы үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин әйткәнчә, биредә районнар, шәһәрләр һәм югары уку йортлары сәнгать коллективлары шулай чиратлашып концертлар куялар икән.
- Үзешчән артистларның-якташларының чыгышлары егетләрнең күңелен күтәреп җибәрә, матур истәлек булып кала,- ди генерал Сергей Погодин,- язгы чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә дүрт мең ир-егет җибәреләчәк. Контракт буенча да хәрби хезмәткә алу бара, контракттагыларның хезмәт хакы аена 20-80 мең сум.
Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үзенең чыгышында: "Районда патриотик тәрбия эшләренә зур әһәмият бирелә. Якташларыбыз хәрби бурычларын намус кушканча башкарырлар, хәрби часть командирларыннан әти-әниләренә, мәктәпләргә рәхмәт хатлары гына килеп торыр дип ышанып калабыз, - дип әйтеп үтте.
ДОСААФ җәмгыяте рәисе Любовь Фәтхуллина, Нияз хәзрәт, Алексей атакай якташларыбызны хәрби хезмәт чорында тәртипле булырга өндәделәр, җылы теләкләр теләделәр.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин: "Хәрби хезмәттә якташларыбызның фаҗигага дучар булу очраклары юк. Вак-төяк шикаятьләр була, әлбәттә. Ләкин, алар вакытында чишелеш таба, республика хөкүмәте дә, без дә якташларыбызның хезмәт барышын күзәтеп торабыз. Мәктәпне яңа тәмамлаган егетләр хәрби хезмәткә шунда ук алынмый, аларга югары уку йортларына керү мөмкинлеге бирелә. Чакырылыш медицина комиссиясе узган ирләрнең һәм егетләрнең 75 проценты хәрби хезмәткә яраклы. Соңгы елларда күз авырулары еш күзәтелә, бу кечкенәдән компьютерга капланып утыру галәмәте. Хрби хезмәт узмаган егетләр федераль һәм муниципаль хезмәтләргә алынмый. Моның да йогынтысы бар, әмма хәзер армия хезмәтенә баруны абруй санаучылар күпчелекне тәшкил итә",- диде.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар