16+

Хәзер авыл юлында да куркыныч

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре тудыруда авыллар да шәһәрләрдән калышмый башлады.

Хәзер авыл юлында да куркыныч

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре тудыруда авыллар да шәһәрләрдән калышмый башлады.

- Теләче районында 12 октябрь кичендә 1950 елгы ир-ат утлары да янмаган тракторда автотрассага чыккан, - дип сөйләде республика буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. - Шунда «Hyundai» автомобиле кызу тизлектә тракторга килеп бәрелә. Каршы як полосага очкан әлеге автомобиль янә «ВАЗ» белән чәкешә. Бу һәлакәт 3 кешенең гомерен өзде. Биектау районында 14 октябрьдә 1980 елгы ир-ат «Урал» мотоциклында юл читенә капланудан үлде.
Республика дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Рафаил Хафизов: «Татарстанда 71 мең үзйөрешле техника исәпләнә. Быел тракторлар катнашында 37 һәлакәт килеп чыкты, нәтиҗәсе бик фаҗигале - 19 кеше үлде. Авыл җирлегендә техниканың төзеклеген саклауга тиешле игътибар бирелми. Кимчелекләрне кисәтү максатында, моннан ары авыл районнарына даими рейдлар оештырылачак», - дип, мәгълүматны тулыландыра төште.
Авыл районнарындагы автомобиль юлларының чисталыгы тәэмин ителергә тиешлеген дә искәртте Рафаил Хафизов. «Тракторның яки йөк машинасының тәгәрмәчләре юдыртылган булу зарур. Кыр эшләре барышында гадәттә автотрассаларга балчык керә. Һич югы, шул участокка «Сак булыгыз! Тайгак урын» дигән белдерү куеп торырга кирәк», - диде ул. Рифкать Миңнеханов, фикерне куәтләп: «Асфальт юлдагы сыек балчык һәлакәт ихтималын көчәйтә. Без авыл хезмәтчәннәрен, районнарны кызганып, кайчак чара күрмибез. Юлны пычратканы өчен тракторчыны, йөк машинасы шоферын 2-30 мең сумга, ә агрофирманы 300 мең сумга кадәр штрафка тартырга була», - диде.
Татарстанда быелның 9 аенда 4076 юл-транспорт һәлакәтендә 512 кешенең гомере өзелгән, 5294е төрле имгәнүләр алган. Рифкать Миңнеханов: «Казанда юл хәрәкәтен көйләүдә электрон җиһазлар саны арттырылачак. Җәмәгать транспорты полосасына башка бер генә транспорт чарасы да керергә тиеш түгел. Автомобильне рөхсәтсез урында калдырган өчен 1500 сум штраф салына. Республикада, шулай ук Казанда автоинспекторлар тизлекне һәм күренешне яздыручы радарлар тотып юлга чыга башлаячаклар», - дип кисәтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading