16+

Җиңү бәйрәмен оештыруга яшьләр дә ярдәм итә

Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларда яшьләр дә актив катнашачак. Татарстанда "Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы" федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның эшчәнлегендә теләге булган һәр татарстанлы катнаша ала. - Кызганыч, безгә Бөек Җиңү бәйрәмен якынайткан ветераннарыбыз сафы сирәгәя. Бүген, тарихи фактларны бозган заманда, ветераннар белән яшьләр арасындагы бәйләнешне...

Җиңү бәйрәмен оештыруга яшьләр дә ярдәм итә

Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларда яшьләр дә актив катнашачак. Татарстанда "Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы" федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның эшчәнлегендә теләге булган һәр татарстанлы катнаша ала. - Кызганыч, безгә Бөек Җиңү бәйрәмен якынайткан ветераннарыбыз сафы сирәгәя. Бүген, тарихи фактларны бозган заманда, ветераннар белән яшьләр арасындагы бәйләнешне...

Җиңү бәйрәменең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла торган чараларда яшьләр дә актив катнашачак. Татарстанда "Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы" федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның эшчәнлегендә теләге булган һәр татарстанлы катнаша ала.

- Кызганыч, безгә Бөек Җиңү бәйрәмен якынайткан ветераннарыбыз сафы сирәгәя. Бүген, тарихи фактларны бозган заманда, ветераннар белән яшьләр арасындагы бәйләнешне саклау мөһим, - диде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының урынбасары Рөстәм Гарифуллин.

Аның фикеренчә, Җиңүгә багышланган чаралар аша яшьләр сугыш тарихын, анда булган вакыйгаларны яхшырак үзләштерәчәкләр. Яшьләр үзләре дә бик кызыклы, креатив төрле чаралар үткәрергә алынган икән. Яңа федераль проект буенча, безнең республика ветераннарга багышланган 200гә якын видеоролик, интервью төшергән. Әлеге проектны тормышка ашырырга актив яшьләр ярдәм иткән. "Созвездие-Йолдызлык" фестивале дә бу елгы чыгышын Бөек Ватан сугышы тематикасына багышлаячак. 18 меңгә якын бала ике мең чыгыш әзерләячәк.

Яшьләр арасында ел саен 500гә якын эзтабар сугыш булган тарихи җирләргә чыгып китә. Экспедицияләрдә алар, солдат каберлекләрен табып, җәсәдләрен туган якларына кайтара, билгесез солдатларның шәхесен ачыклый. Эзтабарларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә "Реестр военных зазоронений" дигән китап туплана. Монда Татарстан буенча теркәлгән солдатлар каберлекләре исемлекләре бирелә. Китапны электрон форматта да укып була.

Шулай ук яшьләр "Сугыш шигырьләр аша» проектын да башлаган. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган 70 шигырь видеотасмага яздырыла. "Вконтакте" сайтында "Война в стихах" («Сугыш шигырьләр аша") дигән аерым бер төркем дә булдырылган. Шигырьләрне шуннан да карап була. Әлеге төркемдә көн саен яңа шигырь эленә. Соңгы шигырь 8 май көнне урнаштырылачак.

Казанда инде өченче тапкыр "Алмагачлы хәтер аллеясы" үткәрелә. Бу елны әлеге акциягә Чаллы, Алабуга шәһәрләре дә кушылачак. 4 май көнне Җиңү паркында яшьләр яу кырында ятып калган бабайлары хакына алмагач төпләре утыртачак.

"Иҗади яшьләр академиясе" исә 4 март көнне "Безнең Җиңү" дигән республика видеороликлар конкурсына старт бирде. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Видеороликларны дүрт номинация буенча билгелиячәкләр: "Ветераннарга мөрәҗәгать», «Хәтер хроникасы", "Сугышсыз дөнья", "Ветеран белән интервью". Видеороликлар биш минуттан артмаска тиеш. Конкурсантларның яшь категориясе - 14-35 яшь. Видеороликларның сыйфат ягына артык игътибар итмиячәкләр, иң мөһиме - иҗади алым, оригинальлек. Шуңа да профессиональ камера булмаса, аларны телефон яки башка берәр гаджетка төшерергә ярый.. Видеороликлар әле тамашачы мәхәббәте өчен дә ярышачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр, диплом һәм сертификатлар көтә.

Моннан тыш "Иҗади яшьләр академиясе" "Кадрлар резервы" проекты катнашучылары ярдәмендә Татарстан район-шәһәрләрендә Бөек Җиңүгә багышланган 133 социаль акция уздырырга ниятли. Алар яшүсмерләр клублары, вузларда, метро, Казан урамнарында, Универсиада авылы, "Мир" кинотеатрында узачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә Татарстан Универсиада тәҗрибәсен дә кулланырга ниятли. Шуңа да 10 февральдә "Җиңүнең 70 еллыгы волонтерлар корпусы" дип исемләнгән Бөтенроссия проекты башланып китте. Бүген анда 101 кеше катнаша. Волонтерларның төп эше мемориал такталарны, һәйкәлләрне чистарту, ветераннарга ярдәм итү, төрле чаралар үткәрүдән гыйбарәт. Волонтерлар шулай ук авыл-районнарда булган мемориалларны электрон картага төшерү белән дә шөгыльләнәчәк. Алар ярдәмендә "Җиңү сирене", «Музейда бер төн", "Солдат боткасы" акцияләрен дә уздырачаклар. Бүген "Волонтер70.рф" порталында 323 кеше теркәлгән. Иң актив волонтерлар Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм Севастополь шәһәрендәге оештырылган Хәрби диңгез парадында катнаша алачак.

Фото stapravda.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading