16+

Иң-иңнәр Казанга җыела

25-31 июльдә Казан милләтебезнең мәдәниятенә, тормышына битараф булмаган сәләтле яшьләрне җыячак. 1990 елдан нигез салынган Татар яшьләре көннәре быел 21 нче тапкыр үткәрелә. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла.

25-31 июльдә Казан милләтебезнең мәдәниятенә, тормышына битараф булмаган сәләтле яшьләрне җыячак. 1990 елдан нигез салынган Татар яшьләре көннәре быел 21 нче тапкыр үткәрелә. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла.

Җөмһүриятебезгә Россиянең 40 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Латвия, Кытай, Төркия һәм Чехия) 180 делегат катнашачак. Ачылу тантанасы 26 июньдә була.
Бу көннәрдә яшьләр Казан, изге Болгар җиренә сәяхәт ясаячаклар. Татар теле, тарих, дин, вокал, хореография һәм журналистика буенча дәресләр алачаклар. Мастер-классларны Татарстанның танылган шәхесләре үткәрә. Мәсәлән, актерлык осталыгы белән Фирдәвес Әхтәмова уртаклашачак.
«Яшьләргә сәясәт тә ят түгел, - дип сөйләп китте «Идел» яшьләр үзәгенең директоры Ләйсән Төхфәтуллина. - Сораштырулардан күренгәнчә, яшь буынның Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Илдар Гыйльметдинов белән очрашасылары килә. И.Гыйльметдинов Татарстанның сәясәте, аның бүген Россиядә тоткан урыны турында сөйләячәк».
Моннан тыш чит өлкәләрдән килгән татарлар үзләре дә мастер-класслар үткәрәчәк. Ульян өлкәсеннән килгән милләттәшләребез танышу кичәсен ачып җибәрә.
Быел Татар яшьләре көннәрендә катнашырга теләк белдерүчеләр 1000гә якын булган, ләкин алар арасыннан иң-иңнәрен генә сайлап алганнар. Яшьләргә бу фестивальгә килү зур дәрәҗә. Чөнки монда сәләтле, актив, өметле яшьләр генә җыела.
Татар яшьләре көннәре Казанда гына үткәрелми. Ульян, Тольятти, Урал өлкәләре дә татар яшьләрен бергә җыюны үзләренә традиция итеп алганнар.
Фестиваль җимешләре белән дә куандыра. Ул үз милләтен яраткан, аны үстерергә тырышкан яңа бер буын тәрбияли. Татар яшьләре көннәрендә танышып, матур татар гаиләләре дә барлыкка килә икән. Бәлки быел да яшьләребез үзләренә тиң насыйп ярларын табарлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading