16+

Яңа ел каникулларыннан соң нинди проблемалар туа соң һәм алар белән нишләргә?

Ел буе көтәсең, көтәсең дә, декабрьдә ныклап әзерләнәсең, әзерләнәсең дә, бик тиз генә узып та китә.

Яңа ел каникулларыннан соң нинди проблемалар туа соң һәм алар белән нишләргә?

Ел буе көтәсең, көтәсең дә, декабрьдә ныклап әзерләнәсең, әзерләнәсең дә, бик тиз генә узып та китә.

Яңа ел бәйрәме диюем. Ә аннары? Аннары әкият бетә һәм кеше гадәти көнкүрешкә чума. Әмма элеккеге режимга кайту авыррак бирелә. «Яңа ел каникулларыннан соң ук минем клиентлар саны якынча 15 процентка арта», - ди әнә психолог Антон Кузнецов. Нинди проблемалар туа соң һәм алар белән нишләргә?

Яңадан башлыйм. Яңа елдан соң күпчелек яңа тормыш башларга: эчүне ташларга, ябыгырга, спорт белән шөгыльләнергә карар кылалар. Ихтыяр көче генә җитеп бетми шул. Шуннан тагын элеккеге тормыш башлана. Монысы бер хәл. Еш кына Яңа елдан ниндидер могҗиза көтәбез. Ә ул булмый. Яраткан кеше юк, акча артмый, машина алынмый... Кәеф кырыла.

Кайберәүләре моны яңа елдан соңгы синдром дип атый. Чыннан да шулаймы-юкмы – билгесез. Ә менә бәйрәм ялларыннан соң нормаль эш халәтенә кайту бурычын берничек тә онытып булмый. Ә кайберәүләр могҗизаны үзләре тудырырга алына. Күптән күрәсе килгән җиргә барып кайта, хыялда булган әйберне сатып ала, кемгәдер бүләк ясый һ.б. Нәтиҗәдә, бәйрәмнәрдән соң... акча бетә. Тагын көндәлек мәшәкатьләргә чумасың. Кыен шул. Җанга да, кесәгә дә. Кәефен төшермичә, үз алдында яңа максатлар куеп, шуны чынга ашыра башлый икән, андыйлар Яңа елдан соңгы кыенлыкны җиңел генә кичерә. 

Үзеңә ничек ярдәм итәргә?
Яңа елдан соң ук күпләр диетага утыра, физик күнегүләр ясый башлый. Әмма белгечләр моны эшләргә киңәш итми. Үзегезнең организмны кызганыгыз, ди алар. Ул болай да стресста. Өстәвенә, хроник авыруларыгыз булса, гадәтләнгән тормышка әйләнеп кайту да авыр бит. Бәйрәм көннәрендә зарарлы эчемлекләрдән, күп ашаудан тыелу хәерлерәк булыр.

Һәр 30-45 минут саен бер йотым булса да су эчегез. Әгәр булдыра алсагыз, бер-ике көнгә майлы, камырлы һәм татлы ризыктан баш тартыгыз. Булдыра алмасагыз, мондый ризыклар куллануны киметегез генә. Яшелчәләргә һәм гади ризыкка өстенлек бирегез.

Физик күнегүләргә килгәндә, кечкенәдән, аздан башлагыз. Җиңел зарядка мускулларда тонусны һәм кәефне күтәрә. Өйне җыештырып алырга мөмкин. Лифтта түгел, баскыч буйлап йөрегез, төшке аш вакытында урамга чыгыгыз. Автобуста яки метрода барганда бер-ике тукталышка иртәрәк төшегез. Урамда йөрү кәефне күтәрә. Кыскасы, эшкә әйләнеп кайтуга әзерләнә башлагыз.

Күбрәк йокларга тырышыгыз. Сүз уңаеннан, төн уртасына кадәр булган йокының һәр сәгате ике сәгать йоклауга тиң икәнен белә идегезме? Будильникны иртәрәк куя башлагыз.

Эшкә чыккач та, беренче мәлдә үзеңнән артык күпне таләп итмәгез. Үз вазифаларыңны башкарырга кирәк, әлбәттә, әмма килүгә үк җир җимертеп эшләргә керешмәгез. Психологлар җитәкчеләрне бәйрәмнәрдән соң беренче көннәрдә кешеләрнең эш сәләте кимүен истә тотарга чакыра. Әгәр бу вакытта аларны артык күп эшләргә мәҗбүр итсәң, нәтиҗә начаррак кына булачак.

Үзегезне беренче эш көне ахырында мактагыз. Сишәмбе, 9 гыйнвар иртәсендә, беренче эш көне ахырына якынлашкач, кичен үзегезне ничек шатландырачагыгыз турында уйлагыз. Бу кәефне күтәреп кенә калмас, мотивация белән дә тулыландырыр. Бурычларны никадәр тизрәк үтәсәгез, тырышлык өчен әҗерне шулкадәр тизрәк алачаксыз. 

Белгечләр бәйрәмнәрдән соң беренче атналарда үзеңнән артыкны таләп итмәскә дә, ялкауланырга да кирәкмәвен киңәш итә. Моңсулану, депрессиягә бирелү өчен сәбәпләр дә юк. Тиздән 23 февраль, 8 март, ә аннан язга да күп калмый инде...
Кәефләрегез күтәренке булсын, дуслар!

Лилия Яфизова


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading