Иртән әтәч кычкырганга уянып китүнең ләззәтен читтә яшәп авылга кайткан кешедән дә ныграк тоючы юктыр. Тансык аңа бу иртәнге тавыш. Ишегалдында аякка уралып йөргән кош-корт, мал-туарны әйткән дә юк. Шуңа да, шәһәрдә яшәсәк тә, без авыл сөтенә, авыл итенә, авыл каймагына өстенлек бирәбез дә инде.
Үзеңнеке чөнки. Моның шулай икәнлегенә соңгы айларда тагын да ныграк инандык шикелле. Башкалар да шулай фикер йөртә икән ләбаса дибез! Юкса «Шәһри Казан» импортны алыштырырга ярдәм итә» дигән бәйгебезгә кушылучыларның саны бу кадәр үк булыр идеме?! Йөзләгән хат алдык әлеге бәйге уңаеннан. Безнең белән бергә булган өчен, бердәм булган өчен, иң беренче чиратта, барлык укучыларыбызга дә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйгенең шартлары әлләни кыен түгел иде. Моның өчен нибары 2016 елның икенче яртыеллыгына «Шәһри Казан» газетасына язылырга һәм импорт турында икеюллык такмак язып җибәрергә кирәк иде. Әҗерен дә шундук игълан иттек: беренче урынга - бозау, икенче урынга - сарык, өченче урынга - ун тавык! Бу инде, кем әйтмешли, читтә үскән әфлисун-банан ише генә түгел - аяклы мал! Мәгәр иң сагайтканы шул булды: гомер-гомергә мал-туар асрап яшәгән авыл халкының безнең бүләкләргә әлләни исе китмәде (гәрчә авыл җирләрендә әбунәчеләребез шактый күп булса да). Алар бу бәйгедә авыл дип җан атып яшәүче казанлыларга юл куйды шикелле.
«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», - дигән бөек Тукаебыз. Бәйгегә килгән хатларны укыганда, ирексездән, әнә шул юллар искә төшә.
Кыскалыкта осталык дип, икеюллык кына сорасак та, икешәр-өчәр бит такмак юллаучылар да булды. Безнең бәйге шуның кадәр дә илһамландырган икән, Фазыл Нигъмәтуллин, Азат Мөхәммәтҗанов (Казан) кебекләргә дә рәхмәттән башка сүз юк. Чыннан да, күңеле җырлап тора безнең халыкның. 75 яшьлек Зәйнәп апа Сөләйманова (Чистай) да «җиңү яулап, бүләк алу ниятеннән түгел, шигърияттә сәләтем дә чамалы» дип кенә сүз башласа да, профессиональ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән бер әйберне әләктереп алган булып чыкты.
Никадәр мактасалар да,
Исем китми импортка.
Йөрәк миңа шулай куша:
«Үзебезнекен ал, кортка!»,
- ди ул. Дүрт юл бит, Зәйнәп апа, дибез инде бу очракта авторга.
Ә менә монысын - «Читләргә ялынды юк!»ны Азнакайдан, даими укучыбыз олпат шагыйрь Илдус Гыйләҗев сәламе буларак кабул иттек.
Бал кортым бар, бар корткам,
Хаҗәтем юк импортка!
Казаннан Марс Ахунов та «Кәҗәсе түгел - мәзәге» дип кушылган бәйгегә. Ул исә икеюллыкларны сиптерә генә:
Импорт түгел минем юлдашым,
Сөтле ашым-җылы мич башым.
Тәкъдим ителгән тема ничек кенә төрләнми:
Бигрәк тәмле хәләл ит,
Татарстаныбызныкын үз ит, - дип дәвам итә Алсу Әгъләмова (Түбән Кама районы, Кама Аланы).
Балтачның Кариле авылында яшәүче Илдар Юнысов та, кайсы ярый, шунысын алыгыз дигәндәй, икеюллыкларны мулдан җибәргән:
Импорт азык-төлеккә:
«Долой!» дия башладым,
Абзарымда тавык, сарык, кәҗә асрый башладым...
- ди ул. Шул ук вакытта алдапсатарларны чеметеп алырга да җай таба:
Сыер маена кушылган импорт пальма майлары,
Ничек кенә кыланмыйлар бу замана байлары...
Тормыш безне ничек кенә сынамасын, без барыбер дә патриотлар булып калабыз. Моны Балык Бистәсенең Корноухово авылында яшәүче Гүзәл Хәбибуллина да раслый:
Әнә килә автомобиль, импортный товар төяп,
Татарстанныкын сайлый, патриот минем йөрәк,
- ди ул. Аны Биектаудан (Зур Көек авылы) Гөлсылу Хәбибуллина куәтли:
Үзебездә пешерелгән һәрбер
нәрсә татлы да,
Үзебездә теккән кием - килешле дә, затлы да.
Казаннан Раиф Зиннәтуллин да без көткән патриотлар кавеменнән булып чыкты:
«Шәһри Казан» бүләкләре булмаса да үземә,
Импорт әйберләре алмыйм - торамын нык сүземдә,
- дип сүз бирә ул.
Мондый мисалларны күпләп тә китереп булыр иде, әлбәттә. Инде бәйге булгач бәйге - җиңүчеләребезне атыйк.
Иң зур бүләгебез бозау - Башкортстанның Туймазы районыннан Рузилә Фәрраховага китә.
«Бозау, сарык, тавык, гәҗит булсын үзебезнеке,
Бушка булса да кирәкми безләргә чит илнеке», - ди ул.
Безнең икенче премия, ягъни сарык Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Нурислам Шәрәфиевне ни дәрәҗәдә сөендерер, әлеге малны берничә көн булса да асрарга урын табармы-юкмы - әлегә әйтүе кыен, әмма бүгеннән ул аныкы. «Татарстанныкын сайла!» дигәндә, аның киңәшенә колак салырга ярый:
Әллә каян килгән чүп-чар алмагыз,
Импорт ашап сез хурлыкка калмагыз!..
Ә менә
«Шәһри»не укыйк бергә, алга барыйк,
Әкрен генә импортны алыштырыйк,
- дип язган Айгөл Хаҗиева (Петровский бистәсе) бүгеннән ун тавыкка урын хәстәрләргә тиеш була.
Җиңүчеләребезне ихластан котлыйбыз! Ә иң олы рәхмәтләребез - безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган химаячыларыбызга. Эшләре гөрләп барсын, киләчәктә дә бәрәкәтле, хәләл кәсепләр язсын үзләренә!
Комментарийлар