16+

Игелек кылсаң, икеләтә табыш булып кайта

Авыллардагы җәмәгать оешмалары, сез дә конкурстан читтә калмагыз!

Игелек кылсаң, икеләтә табыш булып кайта

Авыллардагы җәмәгать оешмалары, сез дә конкурстан читтә калмагыз!

Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткәннәре өчен Татарстан Рәисе премиясенә 2024 елның конкурсы башланды.
– Социаль эчтәлекле эшчәнлек алып барган актив гражданнарга һәм иҗтимагый оешмаларга Татарстан Рәисе премиясе 2015 елдан башлап бирелә. Быел премия күләме Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә ике мәртәбә арттырылды. Җиңүче кеше 250 мең сум алган булса, хәзер 500 мең сум биреләчәк. Иҗтимагый оешмаларга каралган премияләр дә икеләтә арттырылды. Шәһәрләрдәге генә түгел, авыллардагы җәмәгать оешмалары да конкурска проектларын тәкъдим итсен, – диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Владимир Вавилов җитәкчелегендәге “Анджела Вавилова” хәйрия фонды 2015 елда җиңү яулаган булган.
– Ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә, халыкка рәхмәт! Хосписта бер койка-көн 8 мең сумга төшә, Мәскәүдә ул 15 мең сум. Быел “Наташа” хосписы эшчәнлеген конкурска тәкъдим итәргә уйлыйбыз, – диде Владимир Вавилов.
Адель Заһретдинов җитәкчелегендәге “Аталар берлеге” (“Союз отцов”) иҗтимагый оешмасы да Татарстан Рәисе премиясе лауреаты.

– Республикада авыру балаларны тернәкләндерү өчен 6 үзәк ачтык. Краснодар краенда да бер үзәк эшләтеп җибәрдек. Краснодар краендагы үзәккә бездәге, шулай ук Краснодардагы эшкуарлар хәйриячелек күрсәтә, – диде Адель Заһретдинов.

Зилә Вәлиева аңлатканча, аерым гражданнар яки җәмәгать оешмалары үзләренең социаль эчтәлекле эшчәнлекләрен күрсәтеп,  быелның 23 сентябренә кадәр (23 сентябрь – ахыргы көн) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына гариза тапшырырга тиешләр. Адрес: Казан, Батурин урамы, 7А. Телефон: 8 (843) 567-80-99.

Гражданнарның яки иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге юнәлешләре: инвалид балаларга, мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү; физик мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү;  балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү; махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм оештырып тору; төрле мәдәни чаралар үткәрү. Традиция буенча премияләрне ноябрь аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе тапшыра. 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading