16+

Ике канат – талант һәм осталык

Нәкъ әнә шул ике сыйфатны татар язучысы өчен хас булырга тиеш дип исәпли дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесе Татарстан язучыларының XVII съездындагы чыгышында Мөштәри урамындагы яңа гына кулланылышка тапшырылган Язучылар йортыннан канәгать калуы турында да әйтеп узды. Съезд ачылу белән котлап: «Язучылар халыкның рухи дөньясын формалаштыруда мөһим роль...

Ике канат – талант һәм осталык

Нәкъ әнә шул ике сыйфатны татар язучысы өчен хас булырга тиеш дип исәпли дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесе Татарстан язучыларының XVII съездындагы чыгышында Мөштәри урамындагы яңа гына кулланылышка тапшырылган Язучылар йортыннан канәгать калуы турында да әйтеп узды. Съезд ачылу белән котлап: «Язучылар халыкның рухи дөньясын формалаштыруда мөһим роль...

Нәкъ әнә шул ике сыйфатны татар язучысы өчен хас булырга тиеш дип исәпли дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республика җитәкчесе Татарстан язучыларының XVII съездындагы чыгышында Мөштәри урамындагы яңа гына кулланылышка тапшырылган Язучылар йортыннан канәгать калуы турында да әйтеп узды. Съезд ачылу белән котлап: «Язучылар халыкның рухи дөньясын формалаштыруда мөһим роль уйный. Туган телне, рухи хәзинәләрне саклау, аларны киләчәк буынга тапшыруда сезнең өлеш чиксез», - диде ул. Президент язучыларны глобальләшү заманында электрон басмаларга якын килергә, интернетны актив кулланырга да чакырды. Ул, бердән, вакытны экономияләргә булышса, икенчедән, әсәрне мондый төр чыганакта укучыга тәкъдим итү матди яктан да күпкә очсыз. Әмма әлеге ысулны басма китапны кысрыклау дип аңларга кирәкми, басма китап һәрдаим кирәк, диде Рөстәм Нургали улы. Президент, үз чыгышыннан соң, язучы Марсель Галиевкә «Халык язучысы», шагыйрь Рәдиф Гаташка «Халык шагыйре» мактаулы исемнәрен дә тапшырды.
Ике съезд арасындагы эшләнгән эшкә исә хисапны берлекне җитәкләүче шагыйрь, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов ясады. Аның чыгышыннан иң әһәмиятле юлларны аерып күрсәткәндә, 2011 елдан дәүләт нәшриятында басылган китаплар, әдәби журналларда басылган әдәби әсәрләр өчен гонорарлар түләүнең 150% ка артуын, дәүләт нәшриятларында басылган китапларның 85% ы турыдан-туры дәүләт китапханәләренә җибәрелә башлавын язып үтәргә кирәктер. Шулай ук тәрҗемә эшенә бирелгән игътибарны атамый узу да дөрес булмас. 180 урынлык залы булган, реставрацияләнгән-төзекләндерелгән Язучылар берлеге бинасына Президент тарафыннан бүлеп бирелгән 98 миллион сумлык «хәзинә» турында да сөенеп әйтте Илфак Мирзаевич. «Электрон китапханә»гә нигез салына башлавын, «Державин» исемендәге премия Бөтенроссия күләмендәге премия статусына күтәрелүен, Язучылар берлеге һәм Актаныш район хакимиятенең «Гамил Афзал исемендәге премия»се гамәлгә куелуын да әйтү зарур. Рәис республика җитәкчесенә Бауман урамындагы нәшрият йортын да кабат язучылар карамагына кайтару, анда китап кибетен торгызу фикерен дә җиткерде. Илфак Ибраһимов Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге составына керүен дә хуп күрүен ассызыклап узды.
Съездга 230дан артык язучы килгән иде. Рәсми кунаклардан исә съездда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Язучылар союзларының халыкара бергәлегеннән Владимир Бояринов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Туйгунов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һ.б. катнашты.
Съездда, әдәби процесска кагылышлы күп сораулар һәм тәкъдимнәр янәшәсендә, яңа срокка идарә рәисе сайлау да каралган иде. Әлбәттә, һәрвакыттагыча, әлеге процесс шау-шусыз гына узмады. Күп кенә чәнечкеле фикерләр дә, төртмәле сүзләр дә ишетелде. Иҗади берлекне җитәкләүнең нинди эш икәнен шул урында эшләп караган кеше генә аңлар анысы...Фикер алышканнан соң, дүрт исем тәкъдим ителде. Алар - Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Вахит Имамов һәм Рафис Корбан. Сайлаучы 164 кешедән 98 тавыш җыеп, Рафис Корбан алдагы дүрт еллык срокка Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды.
Рафис Корбанов укучыга балалар шагыйре һәм драматург буларак билгеле. Ул 1957 елның 1 гыйнварында Биектау районының Кече Битаман авылында туган. 1974 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. «Салават күпере», «Идел», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» кебек басмаларда эшли. Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире хезмәтләрен башкарган кеше. Өйләнгән, хатыны Әлфия белән Энҗе һәм Зөлфия исемле кызлар үстерә.
PS. Берлекнең яңа рәисе Рафис Корбанов белән әңгәмәне газетаның киләсе санында укый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading