16+

Ике әни

Беркөнне урамда утырам. Күк йөзе яңгыр болытларыннан караңгыланып торса да, тышта барыбер рәхәт - саф һава, талгын җилдә куышлы уйнап йөрүче сары, кызыл «шаян» яфраклар, көз исе.

Беркөнне урамда утырам. Күк йөзе яңгыр болытларыннан караңгыланып торса да, тышта барыбер рәхәт - саф һава, талгын җилдә куышлы уйнап йөрүче сары, кызыл «шаян» яфраклар, көз исе.

Кинәт, урам тынычлыгын бозып, күрше тавыгы, һөҗүмгә җыенгандай, яңгыратып аваз салды. Борылып караган идем, ала карганы куып маташа. Моның шулай тынычсызлануының сәбәбе нидә икән дип уйлыйм: тавыкларның тик торганда каргаларга ташлана торган гадәте дә юк төсле, чебешләрен яклыйдыр дисәң, кышка кергәндә, нинди чебиләр булсын ди инде?! Ә юк, дөрестән дә, ана инстинкты икән, әнә, балалары төрле почмаклардан йөгерешеп чыгып, әниләренә сыеныштылар. Тик боларны инде чебешләр дип әйтеп булмый, өчесе дә буйга әниләрен куып җитеп киләләр. Ул-кызлары әни кеше өчен ничә яшьтә дә бала булып кала, диләр, күрәсең, бу канун тереклекнең түбән төрләре өчен дә хас икән, дигән карарга киләм.
Шулчак Казан шәһәрендә булган бер вакыйга хәтергә килә. Кышкы кич, салкын, буран дулый. Дустым белән тукталышка чыгып барабыз. Кинәт, тукталыштан читтәрәк, сәләмә генә киенгән, әллә суыктан, әллә башка сәбәп аркасында, елап торучы кечкенә кызчык күзгә чалына. Якынрак килгән идек, кызый: «Дяденьки, дяденьки, помогите поднять мою маму!» - дип, күз яшьләре белән ялвара башлады. Тукталыш мәйданчыгы артында кызның аягында басып тора алмаслык дәрәҗәдә исерек әнисе аунап ята икән. Дустым белән моны күтәреп бастырдык бастыруын, тик исерек аяклар исерек гәүдәне тотмый иде шул. Кызы сорагач, лыкынганчы эчкән хатынның авызыннан чыккан сүгенү катыш янау сүзләрен тыңлый-тыңлый, култыклап өенә кадәр озатып куйдык. Кызчык: «Спасибо большое, дальше я сама», - дип артыбыздан фатир ишеген ябып калгач, юлыбызны дәвам иттек. Автобуста уйларыбызга батып, сүзсез кайттык, ул вакытта икебезнең дә башында бер чамарак фикерләр булгандыр инде.
Әлеге хәлне искә төшергәч, шуңа әле яңа күзаллаган вакыйганы да бәйләп, икесен бергә анализлап утырам. Берсенең герое - зиһенсез, аңгыра саналучы тавык, икенчесенеке - акылның иң бөек ноктасына ия булучы зат - кеше. Икесе дә - әни. Тик башсыз тавык үзенең инде күптән мөстәкыйль яши башларга тиешле балаларын һаман да кайгырта, ә кеше өчен газиз кызчыгы бар ни, юк ни, аңа аракы гына булсын. Кызның: «Дальше я сама», - дигән сүзләреннән, әнисенең шундый хәлдә бик еш булгалавы аңлашыла. Ул яшендә әнисе кочагында назланып, иркәләнеп тәрбияләнергә, көндәлек проблемалардан олылар аркасы артына яшеренеп, кайгы-хәсрәт, мәшәкатьләрне белмичә яшәргә тиешле мескен кызчык балачактан кырыс чынбарлыкны татып үсә.
Бер генә сорау туа: башка тереклек ияләре арасында иң өстене, зиһенлесе булып яратылган кеше торган саен акыллар баскычы буенча аска тәгәри түгелме?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading