16+

Җил-давылны алдан беләчәкбез

Казанда тиздән доплер метеорологик радиолокаторы пәйда булачак. Аэропорт тирәсендә аның өчен нигез инде салына да башлаган. Моңа кадәр әлеге прибор Россиядә бары тик Сочи шәһәрендә генә булган. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча...

Казанда тиздән доплер метеорологик радиолокаторы пәйда булачак. Аэропорт тирәсендә аның өчен нигез инде салына да башлаган. Моңа кадәр әлеге прибор Россиядә бары тик Сочи шәһәрендә генә булган. Бу хакта «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча идарәсе рәисе урынбасары Галина Жданова хәбәр итте.
Ул җиткергәнчә, Казанда соңгы 40 ел дәвамында метеорологик радиолокаторның икенче буыны хезмәт куйган. Ул Декабристлар урамындагы «Ак Барс» банкы бинасында урнашкан. Ә доплер метеорологик радиолокаторының егәрлеге һәм мөмкинлекләре исә анда урнашкан «туганы»ныкыннан күпкә артык. «Ул безгә һава шартларын яхшыртуга ярдәм итә ала. Мәсәлән, Универсиада вакытында Казан янында болытлар куерса, көтелмәгән кунакны күреп алып, самолетлар белән куып тарата алачакбыз. Моннан тыш, бу прибор атмосферадагы үзгәрешләр турында самолетлар өчен өстәмә мәгълүмат та биреп торачак. Көчле яңгыр һәм боз явуларны, давыл чыгуны алдан билгеләү һәм кисәтү өчен бу зур мөмкинлекләр ача», - ди Жданова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading