16+

Илдар Халиковка «Ачык Казан»ны күрсәттеләр

ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Ачык Казан» ресурсының презентациясенә килде. Казанда эшләнгән бу система ярдәмендә, халык онлайн режимда коммуналь хезмәтләргә гариза бирә һәм эшнең үтәлешен күзәтә алачак.

Илдар Халиковка «Ачык Казан»ны күрсәттеләр

ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Ачык Казан» ресурсының презентациясенә килде. Казанда эшләнгән бу система ярдәмендә, халык онлайн режимда коммуналь хезмәтләргә гариза бирә һәм эшнең үтәлешен күзәтә алачак.


«Уютный дом» идарә итү компаниясе бинасында узган презентациядә башкала мэры Илсур Метшин: «Безгә килгән мөрәҗәгатьләрнең 40 проценты - гражданнарның коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сораулары. Өстәвенә шуларның яртысын хезмәт күрсәтүнең сыйфатына канәгатьсезлек белдергән шикаятьләр тәшкил итә. Бу шикаятьләрдә хаклык бар, чөнки халык бит шуның өчен акчасын түли. Шуңа күрә алдыбызга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәтләренең сыйфатын күтәрергә дигән максат куйдык һәм бу эшне максималь ачык ясарга тырыштык», - дип билгеләп үтте.
Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты белән берлектә «FIX» компанияләр төркеме тарафыннан эшләнелгән «Ачык Казан» проектын гамәлгә ашырырга ел ярымлап вакыт кирәк булган. Баштан open.kzn.ru электрон ресурсы Мәскәү районында гына кулланылган. Тест вакыты узып, өстәмәләр кертелгәч, ул башка идарә компанияләрендә дә кулланылышка кергән. Хәзерге вакытта «Ачык Казан» аркылы шәһәрнең 7 иң эре идарә компанияләренә чыгарга мөмкин. Май җиткәнче башкалар да бу системага күчеп бетәчәк.
Системаның тагын бер җайлы ягы - коммуналь хезмәтләрне банк картасы ярдәмендә интернет аша түләү мөмкинлеге. Илдар Халиков бу операциянең гадилеген үзе сынап карарга булды һәм хисап-фактура түләвен «Ачык Казан» аша башкарды. Әлегә ЖКХ хезмәте буенча интернет-түләүләреннән Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары идарә компанияләрендә файдаланырга мөмкин. Калганнар исә хәзергә банклар белән килешүләр төзү өстендә эшли.
Проект ярдәмендә якын арада идарә компанияләренең документ әйләнеше дә электрон форматка күчеп бетәчәк. «Без мондый системаларны күптән өйрәнәбез, чөнки ул барлык актуаль ихтыяҗларны 100 процент канәгатьләндерә. Моны булдыручыларга башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтлемен. Хәзер Казан хакимияте белән әлеге системаны бөтен республика күләмендә тарату турында сүз алып барырга кирәк», - диде Илдар Халиков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading