16+

Илгә патриотлар кирәк!

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Һәркемгә мәгълүм, соңгы елларда илебездә гаять зур үзгәрешләр булды. Ул әхлакый кыйммәтләргә, тарихыбызга мөнәсәбәткә кагыла. Нәтиҗәдә, бу балаларның патриотизм, яхшылык, киң күңеллелек турындагы күзаллаулары бозылуга китерде. Бүген матди кыйммәтләр еш кына рухи кыйммәтләрдән өстенлек итә. Димәк, патриотик тәрбия ул...

Илгә патриотлар кирәк!

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Һәркемгә мәгълүм, соңгы елларда илебездә гаять зур үзгәрешләр булды. Ул әхлакый кыйммәтләргә, тарихыбызга мөнәсәбәткә кагыла. Нәтиҗәдә, бу балаларның патриотизм, яхшылык, киң күңеллелек турындагы күзаллаулары бозылуга китерде. Бүген матди кыйммәтләр еш кына рухи кыйммәтләрдән өстенлек итә. Димәк, патриотик тәрбия ул...

Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - чорыбызның көнүзәк мәсьәләләренең берсе. Һәркемгә мәгълүм, соңгы елларда илебездә гаять зур үзгәрешләр булды. Ул әхлакый кыйммәтләргә, тарихыбызга мөнәсәбәткә кагыла. Нәтиҗәдә, бу балаларның патриотизм, яхшылык, киң күңеллелек турындагы күзаллаулары бозылуга китерде. Бүген матди кыйммәтләр еш кына рухи кыйммәтләрдән өстенлек итә. Димәк, патриотик тәрбия ул - Россиянең яңарышына адым ясау. Патриотик тәрбиянең максаты - бала күңеленә табигатькә, туган йортка һәм гаиләгә, ил тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт орлыклары салу. Әлеге максатка ирешүгә махсус дәүләт программалары ярдәм итә. Мәктәбебездә бу программаларны гамәлгә ашыру һәм укучыларда гаять мөһим әхлакый сыйфат - патриотизм тәрбияләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бездә инде берничә ел дәвамында «Мәктәп дозоры» дигән хокук саклау отряды эшләп килә. Укучыларга үзләрен җәмәгатьчелек тәртибен саклаучы итеп тояр һәм остазлык өчен менә дигән мөмкинлек бу. Аның эшендә катнашучылар мәктәпнең генә түгел, ә районның һәм шәһәрнең дәрәҗәсен саклауга да зур өлеш кертәләр. Мәсәлән, әлеге отряд, 2011 елның октябрендә Чаллы шәһәрендә узган җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча «Форпост» мәктәп, яшьләр һәм студентлар берләшмәләренең XI Республика спартакиадасында катнашып, Татарстанның 18 район һәм шәһәре арасында гомумкоманда зачетында 1 нче урынны алуга иреште. Тәртип саклаудан тыш, укучылар инвалидлар, сугыш һәм хәрби хәрәкәт ветераннары турында да кайгырталар. Алар, концертлар оештырып һәм хәрби-патриотик темага багышланган конкурсларда катнашып кына калмыйча, инвалидларга һәм ветераннарга көндәлек тормышта да ярдәм күрсәтәләр.
Спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә аерым игътибар бирелә. Физик әзерлек әле ул егетләрне армия хезмәтенә әзерләү дигән сүз дә. Моңа ирешү өчен, мәктәп укытучылары һәм Фехтование буенча олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары тарафыннан, Олимпия резервы мәктәбе базасында, гомумфизик әзерлек буенча дәрес-күнегүләр үткәрелә. Нәтиҗәдә, 34 нче мәктәп 2010 елда «Россия патриотларын үстерәбез» конкурсының җиңүчесе булды. Мәктәп коллективы балалар үз Ватанының патриоты булсыннар, мәктәпне тәмамлаганда тормышка әзерлекле булып чыксыннар, белемнәрен һәм күнекмәләрен тормышта да, хәрби хезмәттә дә күрсәтә алсыннар дип тырыша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading