16+

Иминлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә «сугыш» игълан ителә

«Казан шәһәренең мактаулы гражданнары» исемлеге өч кешегә тулыланды.

Иминлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә «сугыш» игълан ителә

«Казан шәһәренең мактаулы гражданнары» исемлеге өч кешегә тулыланды.

Ратушада узган Казан шәһәре Думасының XIV сессиясендә депутатлар шул хактагы карарга килде. Сессиягә рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин депутатлар каравына быел әлеге мактаулы исемгә дәгъва иткән өч кандидатны тәкъдим итте. Алар: Иске Татар бистәсенең Аксакаллар советы рәисе урынбасары Нурания Биктимерова, СССР һәм РСФСРның атказанган тренеры Владимир Житлов һәм онкологик авырулы балаларга ярдәм буенча хәйрия эшчәнлеге алып баручы Владимир Вавилов. Ул республика халкына Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе буларак билгеле. Депутатлар бертавыштан әлеге кандидатураларны яклап тавыш бирде.
Сессиянең көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәләләрнең берсе - су объектларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү, аларның сәламәтлеген саклау чаралары хакында иде. Төп доклад белән чыгыш ясаган Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов су объектларында иминлек кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә «сугыш» игълан ителәчәген белдерде. Ул рөхсәт ителмәгән урыннарда коенучыларны административ җаваплылыкка тарту чаралары күрүгә кагылышлы тәкъдимнәр әзерләнүен, аларның ТР Дәүләт Советына юлланачагын җиткерде.
Сессиядә каралган мәсьәләләрнең тагын берсе «Казан шәһәре Думасы регламенты турында»гы карарга үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Депутатлар игътибарына тәкъдим ителгән карар проектында Казан шәһәр Думасы Регламентын 49.1 пункты белән тулыландыру тәкъдим ителде. Әлеге пункт башкала гражданнарының, иҗтимагый оешмалар вәкилләренең бу утырышларда катнашу өчен гариза бирүен һәм утырышта катнашу шартларын җайга сала.
Сессиядә, депутатлар тәкъдим иткән өстәмә мәсьәләләрне дә кертеп, дистәдән артык мәсьәлә каралды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading