16+

“Ипотекага фатир алырга теләүчеләр бармы?

Россиядә дүрт төрле яңа ташламалы ипотека программасы барлыкка килергә мөмкин.

“Ипотекага фатир алырга теләүчеләр бармы?

Россиядә дүрт төрле яңа ташламалы ипотека программасы барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков белдергәнчә, яңа ташламалы ипотека программалары яшь белгечләр, сәнәгать, төзелеш һәм фән тармакларында эшләүче гражданнар өчен булачак. Парламентның көзге сессиясе вакытында шулар турында фикер алышачаклар.

Яңалары кирәк
Билгеле булганча, 1 июльдән ташламалы ипотека программасы туктатылды. Гаилә ипотекасы шартлары да үзгәрде. 
Россия Банкы төп ставканы 18 процентка күтәргәннән соң, икенчел торакка ипотека ставкалары да 20 проценттан артып китте. Мондый югары ставкалар белән ипотекага фатир алу мөмкинлеге тагын да кимеде. 

Иң эре кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары да раслый моны. Июльдә кредит акчаларының гомуми күләмендә ипотека кредитлары өлеше ике тапкырга кимегән һәм чиректән азрак тәшкил иткән. Белгечләр сүзләренчә, бу нәкъ тә менә ташламалы дәүләт программаларын ябу һәм төп ставканың югары булуы белән бәйле.

Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә дә, милек базарында хәлләр әйбәт түгел. 
– Ташламалы ипотека программасы бетү белән, ипотекага фатир алырга теләүчеләрнең саны бик нык кимеде. Хәзерге көндәге 20 процентлы ипотека ставкасы белән фатир алу бөтенләй мөмкин түгел. Шуңа да яңа ташламалы программалар кирәк дип саныйм. Бигрәк тә адреслы булуы белән отышлы. Торак базарын ул “җылытмаячак”, чөнки фатирларны кешеләр алып сату өчен түгел, ә торак шартларын яхшырту максатыннан алачаклар, – ди ул.
Бер очтан икенчел торак өлкәсендәге вазгыять белән дә кызыксындык. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, ипотека ставкасы 8-9 процент булган, якынча ел ярым элекке вакыт белән чагыштырганда, икенчел торакны ипотекага алучылар саны 70 процентка кимегән. Шулай да аларның бәяләре үсү туктаган. Бәяләре төшү сизелмәсә дә, хәзер икенчел торак алучылар фатир бәясен 500 мең сумга кадәр сатулашып төшерә башлады, элегрәк ул 100-150 мең сумны тәшкил итә иде, ди Андрей Савельев. 

Авыл ипотекасы шәһәрдән ераклаша
Соңгы вакытта авыл ипотекасы да популярлашты. Тик Авыл хуҗалыгы министрлыгы аны бирү шартларын катгыйландырырга, аерым алганда программа гамәлдә булган территорияне чикләргә ниятләп тора. Тиздән аннан эре шәһәрләргә һәм төбәкләр башкалаларына якын урнашкан авыл торак пунктлары һәм шәһәр тибындагы бистәләр төшереп калдырылырга мөмкин. 

Ачыклык кертелгәнчә, «авыл территорияләре» төшенчәсеннән Россия субъектларының административ үзәкләреннән гомуми файдаланудагы юл буенча 50 чакрымнан, шулай ук  100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдән 30 чакрымнан да артык булмаган ераклыкта урнашкан  авыл торак пунктлары һәм шәһәр тибындагы бистәләр төшереп калдырыла.

Андрей Савельев программага төзәтмәләр керә калса, бу төр ипотека белән кызыксынучыларның саны кимиячәк дип саный. 

– Бу ипотеканы алучылар, нигездә, шәһәр халкы. Башкаладан 50 чакрым ераклыктагы территориядән торак сатып алулары икеле, – ди ул.   
Авыл ипотекасы эшли башлаганнан бирле, 2024 елның июненә кадәр, Россельхозбанк 250 млрд сумнан артык кредит биргән. Быелның беренче дүрт аенда гына да 28 млрд сумга 6,2 мең кредит бирелеп өлгергән. Бу саннар да әлеге программаның актуаль булуын раслый. Беренче чиратта ул ипотека ставкасының түбән булуы белән җәлеп итә. Анда ул нибары – 3 процент. Һәм аңа фатир гына түгел, йорт та алырга һәм салырга була. 

Ел башында Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында «Россельхозбанк»ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова авыл ипотекасы Лаеш, Питрәч һәм Биектау районнарында аеруча популяр булуын хәбәр иткән иде. Бу Казанга якын районнарга килеп төпләнүчеләрнең саны арта бара дигән сүз. Әйтик, 2023 елда Биектауда – 206, Лаешта – 278 кредит рәсмиләштерелгән. Кайбер районнарда бу программа буенча бер генә торак та алынмаган. 

Россиядә торак сатып алуга бирелгән барлык ташламалы кредитларның өчтән бере диярлек гаилә ипотекасына туры килә. Ташламалы ипотека программаларыннан 3 миллионнан артык гаилә файдаланган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading