16+

Ир-ат авырлы хатынына пычак кадаган

Шушы көннәрдә Чаллыда реанимация бүлегенә 20 яшьлек авырлы хатын-кызны алып киләләр. Кызга Яңа шәһәрнең 7 нче комплексында аның белән бергә яшәүче 29 яшьлек ир-ат пычак белән кадаган. Ир-ат гаебен таныган. Тумышы белән ул Әзәрбайҗан якларыннан икән. Әмма яшәү урыны Канада булган. Ир-ат үзе сөйләгәнчә, Чаллы кызы белән ул быел февраль...

Шушы көннәрдә Чаллыда реанимация бүлегенә 20 яшьлек авырлы хатын-кызны алып киләләр. Кызга Яңа шәһәрнең 7 нче комплексында аның белән бергә яшәүче 29 яшьлек ир-ат пычак белән кадаган.
Ир-ат гаебен таныган. Тумышы белән ул Әзәрбайҗан якларыннан икән. Әмма яшәү урыны Канада булган. Ир-ат үзе сөйләгәнчә, Чаллы кызы белән ул быел февраль аенда танышкан. Бераз аралашканнан соң, сөйгәне һәм аның туганнары белән якыннан танышу өчен, ул Чаллыга килә. Озак та узмый кыз үзенең бала көткәнлеге турында хәбәр итә. Егет исә, Торонтодагы бөтен эшләрен ташлап, Чаллыга күченә. Яшьләр, никах укытып, бергә яши башлыйлар. Әмма бәхетле тормыш озак дәвам итми: бераздан гаиләдә ызгыш-талашлар башлана. Яшьләр арасында килеп чыккан чираттагы гаугадан соң, яшь хатын ирне йорттан куып чыгара.
Кулга алынган ир-атның сөйләве буенча, ул сөйгәне белән килеп чыккан талашны бик авыр кичерә. Кайгыдан хәтта дару эчеп агуланмакчы да була. Дуслашу максатыннан, хатынына хатлар да юллап карый, әмма боларның нәтиҗәсе генә булмый. Ахыргы эш итеп ул кызны подъезд төбендә тотып ала һәм аңа берничә тапкыр пычак белән кадый. Ир-атның сүзләренчә, бу вакытта аңа сөйгәне: «Мин сине яратам, коткар мине...», - дип әйтә. Ашыгыч ярдәм белән полицияне дә ир-ат үзе чакыра. Аңа 6 елдан алып 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading