16+

Җир яшәрә, кояш елмая

Рәхәт хәзер урамда! Зарыгып көтеп алган җылылар, ниһаять, килеп тә җитте, карлар да күпчелек җирдә эреп бетеп бара. Яшел чирәм көннән-көн өскәрәк күтәрелә, агачлар да әкренләп яфрак ярырга әзерләнә...

Көннәр алга таба да шулай торса, инде бик тиздән бөтен җир яшеллеккә күмелер. Синоптикларның фаразларына караганда, алдагы көннәрдә дә кояшлы матур һава торышы сакланачак. Бүген дә республикада җылы булуы көтелә. Көндезге якта максималь температура +12, +17 градус. Иртәгә, ягъни 23 апрельдә көн бераз болытлы булачак. Төнлә белән термометрлар +1, +6 градусны күрсәтсә, көндез +15, +20 градуска кадәр җылытачак, аз гына яңгыр явып үтәргә дә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Әмма атна ахырына таба температураның азрак төшүе фаразлана. Төнлә белән кайбер районнарда янә туңдырып алуы да бар. Ләкин бу салкыннар шулай ук вакытлыча гына, чөнки аннары янә җылытачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading