16+

ИРЕКЛЕ БИЮЧЕЛӘР

Җәй көне Бауман урамында биеп торучы яшьләрне күргәнегез бардыр инде. Араларында хәтта башларында әйләнүчеләр да юк түгел. Бу үзенчәлекле хәрәкәтләрне ясаучылар кемнәр икән соң? Бүген сүзебез шулар хакында.

ИРЕКЛЕ БИЮЧЕЛӘР

Җәй көне Бауман урамында биеп торучы яшьләрне күргәнегез бардыр инде. Араларында хәтта башларында әйләнүчеләр да юк түгел. Бу үзенчәлекле хәрәкәтләрне ясаучылар кемнәр икән соң? Бүген сүзебез шулар хакында.

Биючеләрнең серләрен ачу өчен, үзләре белән күрешергә булдым. Яшьләрне табу кыенлык тудырмады. Моның өчен җәйге матур бер кичтә Казанның баш урамына гына юнәлергә кирәк. Мин килгәндә, бу талант ияләре шактый тамашачыны үзләренә караткан иде инде. Олылар да аларга сокланып карап торды. Сокланмыйча, мондый хәрәкәтләрне теләсә кем ясый алмый бит! Яшьләр белән таныша башлагач, бөтенесенең дә бик ачык һәм аралашучан булуы ачыкланды. Алар, бик теләп, үзләренең биюләре турында сөйләделәр. Инде аңлап алуыгызча, әлеге бию - брейк-данс. Казанда ул аеруча нык таралган. Биредә профессиональ брейк-данс белән шөгыльләнүче берничә төркем бар. Яшьләрнең әйтүе буенча, төрле бәйге-чемпионатларда Казанны брейк-данс башкаласы дип тә йөртәләр икән.
Бауман урамындагы биючеләр арасында шактый тәҗрибә туплаганнары да бар. Мәсәлән, b-girl (брей-данс белән шөгыльләнүче кызларны шулай дип атыйлар. - Авт.) Нурия. Ул брейкинг дөньясы белән 2005 елдан таныш. Бу бию бик нык ошаса да, кыз баштарак махсус түгәрәккә барырга курыккан. «Мин брейк-дансны бары тик малайлар гына бии ала дип уйлый идем. Музыка мәктәбен тәмамлагач, b-boyлар (брейк-данс белән шөгыльләнүче егетләр) белән таныштым. Алар миңа бу сәнгатьнең асылын аңлаттылар. 2009 елдан башлап мин дә урам бию сәнгатенең бер өлешенә әйләндем», - ди Нурия.
Шунысы кызык: брейк-данс белән бик күп гүзәл зат шөгыльләнә. Аларны бу биюнең иреклелеге үзенә тарта. Чөнки брейкингта кеше теләсә нәрсә эшли ала. Биючеләр төрле ярышларны батл дип атый. Батл вакытында махсус җыр куела һәм ярышчылар төрле хәрәкәтләр башкаралар. Гадәттә, алдан бернинди дә сюжет төзелми. Кемнең биюе яхшырак, «текә»рәк һәм авыррак - шул җиңүче.
Минем күз алдымда да берничә «кызган» батл узды. Яшьләр авыр трюклар һәм хәрәкәтләр башкарды. Әмма йөзләрендә ару чалымнары сизелмәде. Биючеләр моны үзләренең шөгыльләренә гашыйк булулары белән аңлаталар. Гомумән, аларның үз тормыш фәлсәфәсе бар. Брейкинг биючеләр өчен төп принцип - иреклелек. Алар фикеренчә, кеше бары тик яраткан эше белән генә шөгыльләнергә тиеш. Шул вакытта гына тормыш чын булачак.
Брейк-дансчылар, Бауман урамында гына биеп калмыйча, төрле бәйгеләрдә дә актив катнаша. «Фестивальләргә еш йөрергә тырышабыз. Алар үзенчә илһам бирә һәм уйландыра. Кешенең биюенә карап, аның тормышта нинди икәнлеге турында да нәтиҗә чыгарып була. Бәйгеләр вакытында алынган позитив һәм тәҗрибә иң файдалысыдыр», - дип фикерләре белән уртаклашты Нурия. Мин танышкан биючеләр арасында Россия, төбәк һәм республика күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә җиңү яулаган үсмерләр күп иде. Зур тәҗрибә туплаганнары Казанда брейк-данска өйрәтүче мәктәпләр һәм түгәрәкләр дә ача башлаганнар икән. Шөкер, йөрергә теләк белдерүчеләр шактый. «Балаларны үзебез белгән бөтен нәрсәләргә өйрәтергә тырышабыз. Кызганыч, үсмерләрнең күбесе тырыш түгел. Аларның фикеренчә, беренче урын алыр өчен, күп эшләргә кирәкми. Болай дип уйлау дөрес түгел! Биюгә күп вакыт сорала. Әле анысы да җитми. Бию белән яшәргә кирәк. Менә шул вакытта гына син иң биек үрләргә менә алачаксың», - ди брейкинг белән 7 елга якын шөгыльләнүче Дима.
Яңа танышларым, чыннан да, бию белән яшиләрдер. Чөнки аларның профессиональлекләрен сизми калу мөмкин түгел. Гадәттә, алар биюгә көннең 2-3 сәгатен багышлыйлар икән. Ярышлар алдыннан күбрәк тә булгалый. «Бер көн булса да биемәсәм, үземне ничектер уңайсыз хис итә башлыйм. Брейк-данс минем наркотиктыр ул. Әмма бу бию белән «авыруыма» әти-әни шат кына. Яшьтәшләремнең күбесе көннәрен эчеп-тартып уздырса, мин бөтен буш вакытымны брейкингка багышлыйм», - ди Лилия. Яшьләр ял көннәрен, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрергә тырышалар икән.
«Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?» дигән сорауны биючеләр яратмый. Алар фикеренчә, бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Ә киләсе көн булачакмы-юкмы - анысы билгесез. Шуңа күрә якын кешеләренең кадерен, тормышның тәмен белеп яшиләр дә инде брейк-данс биючеләр. Аларда булган позитив батлларны караган тамашачыга да күчә. Моның шулай булуына үзем дә ышандым.

Брейк-данс биючеләр арасында батл өчен махсус уйлап чыгарылган кагыйдәләр бар икән. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Йоклама!
- Беркайчан да бөтен «запас»ны күрсәтеп бетермә.
- Шомарып бетмәгән хәрәкәтләр ясама.
- Көндәшеңнең хәрәкәтләрен беркайчан да кабатлама. Кабатласаң, үзеңнән нинди дә булса элемент өстә.
- Батлда хәрәкәт түгел, уй җиңә.
- Җиңелүне кабул итәргә өйрән.
- Бер ярышта берничә тапкыр чыкма.
- Азрак сөйләш. Бу фикерне тупларга ярдәм итәчәк.
- Карашыңны максатыңнан читкә алма!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading