Казандагы 58 йорт “кар өмәләре” оештырырга карар кылды инде.
Татарстан башкаласында күп фатирлы 6 меңгә якын йорт исәпләнә, шулардан 4200 йортка идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә. Ишегалларын 1453 кеше җыештыра, штат тулылыгы өчен тагын 735 дворник кирәк.
Кечкенә санга сан юк
– Узган ел кар күп яуды. Кадрлар җитмәгәнлектән, бер дворник 2-3 ишегалдын җыештыра. Дворникларның уртача хезмәт хакы 22 мең сум. Берничә эре идарәче компаниянең генә 35-40 мең сум хезмәт хакы түләү хәленнән килә. Кар күпләп ява башлагач, дворникларның тагын 20 проценты эштән китә. Шул сәбәпле, ишегалларын кардан тиешле дәрәҗәдә җыештыруга ирешелми, – диде Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин журналистлар белән әңгәмәсендә.
Шәһәр Башкарма комитеты муниципаль торак ишегалларын җыештыруның һәр квадрат метрына тарифны 5 сум 15 тиеннән куйган. Идарәче компанияләр әлеге тарифны түләүләр билгеләүгә нигез итеп ала.
– Бу тарифлар эшкә күбрәк санда дворниклар кабул итәргә һәм зуррак хезмәт хаклары түләргә җитми, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Күмәк көч тау өя
Казан мэры Илсур Метшин башлангычында районнар хакимиятләре һәм идарәче компанияләр күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраша.
– Россия Федерациясе Торак кодексында язылганча, торак милекчеләре үзләренең фатирларына гына түгел, ә йортка һәм йорт яны территориясенә дә хуҗа. Димәк, йорт белән ишегалдын да карарга бурычлылар. Законда күрсәтелгәнчә, дворникка ишегалдындагы тротуарны җыештыру гына йөкләнгән. Ишегалдыннан кар чыгару ул – өстәмә эш, моның буенча торак милекчеләре үзләре гомумйорт җыелышында тарифлар, ягъни, түләү тәртипләрен кабул итәргә тиешләр, – диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Кар күп ява башлаган көннәрдә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә акча җыешып, эшчеләр, йөк машинасы һәм кар төяү техникасы ялларга тәкъдим ителә.
– Бу ишегалдыннан кар чыгарган өчен акчаны ай саен түләп барырга кирәк дигән сүз түгел. Бураннар булып, ишегалларын кар баскан очракларда акча җыешып, ишегалды юлларын кардан күмәк көч белән чистарту, идарәче компанияләр эшчеләренә ярдәмгә күрсәтү дигән сүз. Казандагы 58 йорт шушы карарга килде инде. Коммуналь техника эшләгән сәгатьләрдә ишегалларыннан җиңел автомобильләрне башка урыннарга күчереп тору зарур, – дип аңлатты Искәндәр Гыйниятуллин.
Казанда узган кышта территорияләрне тиешенчә җыештырмауның 3016 очрагы теркәлгән. Тышкы төзекләндерү таләпләре үтәлмәгән очракта җитәкчеләргә 30 мең сумга, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф салына.
– Кеше фатир балконына түбә ясап куйса, әлеге түбәгә җыелган карны һәм асылынган бозны үзе чистартырга бурычлы яки идарәче компания белән килешү төзергә тиеш, – дип искәртте Казанның административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе Наил Минвәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар