16+

Исерек автоһәвәскәрләр тагын ике кешене үтерде

Казанда транспорт чараларын идарә итүчеләр арасында руль артында кальян тартып җилдерүчеләр дә бар хәтта.

Исерек автоһәвәскәрләр тагын ике кешене үтерде

Казанда транспорт чараларын идарә итүчеләр арасында руль артында кальян тартып җилдерүчеләр дә бар хәтта.

- Башкалада быелның 9 аенда 1130 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, - дип башлады сүзен шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Гыйбадуллин. - Транспорт чарасын исерек хәлдә идарә иткән 325 кеше туктатылды. Сәрхуш автоһәвәскәрләр Казанда 37 һәлакәт тудырды, нәтиҗәдә, 2 кешенең гомере өзелде, 48е имгәнүләр алды.
Спиртлы эчемлек кулланып, руль артына утыручыларны ачыклау максатында, кичке 19.00 сәгатьтән иртәнге 6.00 сәгатькә кадәр төнге рейдлар оештыра башладык. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән актив хезмәттәшлектә торабыз. Автомобильләре булган алкоголиклар, наркоманнар икеләтә күз уңында тотыла.
- Наил Камилович, административ чараларны искәртеп үтегез әле.
- Руль артына утырган исерек кешенең транспорт чарасын идарә итүгә хокук таныклыгы 1,5-2 елга кадәр вакытка алына. Әгәр таныклыгы алынган кеше транспорт чарасын барыбер идарә итсә, 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән дә мәхрүм калырга мөмкин. Аек хәлдәге кеше үзенең автомобиле рулен исереккә бирсә, бу очракта, исерекнең дә һәм автомобиль хуҗасының да таныклыклары 1,5-2 елга кадәр вакытка чикләнә.
- Наил әфәнде, юл хәрәкәтендә катнашучыларга киңәшләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне дә җиткерсәгез иде.
- Казанда колачлы рәвештә юл төзү-төзекләндерү эшләре бара. Күпләр моның үзебезгә яхшырак булачагын аңлый, юл хәрәкәтендә игътибарлылык күрсәтә. Ә инде болай да катлаулы транспорт агымына исерек килеш барып керү - ахмаклыкның соңгы чиге ул. Исерек үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куя. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утыручыларга карата законнарны кырысландырырга кирәк.
***
Россия Хөкүмәтендә 5 октябрьдә узган киңәшмәдә дә транспорт чараларын исерек килеш идарә итү очраклары турында сөйләшү булды.
Исерек килеш руль артына утыручыларга карата кануннар кырысланырга охшаган. Киләчәктә таныклык инде 3 елга кадәр вакытка алынырга мөмкин. Руль артында икенче мәртәбә исерек килеш эләксәң, җинаять эше кузгатылачак. Әгәр шундый хәлдә автомобиль белән идарә иткәндә юл һәлакәте тудырып, ике һәм икедән артык кешене үтерсәң, 15 елга кадәр төрмә көтә. РФ Җинаятьләр кодексының хәзергесендә мондый очракта 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шунлыктан руль артына аек хәлдә утыруың хәерлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading