16+

Искергән баганалар алыштырыла

Казанда моннан 50-60 ел элек утыртылган яктылык-терәк баганалары тәмам искереп, берәм-берәм ава башлаганнар иде.

Искергән баганалар алыштырыла

Казанда моннан 50-60 ел элек утыртылган яктылык-терәк баганалары тәмам искереп, берәм-берәм ава башлаганнар иде.

Узган ел Н.Ершов урамындагы багана 3 автомобиль өстенә килеп төшкәннән соң, ул мәсьәлә көн үзәгенә куелды. Нәтиҗәдә, урам-юл челтәрен төзекләндерү буенча максатчан программа кабул ителде. Шәһәр башкарма комитетындагы киңәшмәдә «Казгорсвет» муниципаль унитар предприятиесе директоры Рөстәм Абделхаков докладында әйтеп үтелгәнчә, Казанда быел гына да гомумисәптә 3 меңнән артык яңа багана утыртылган.
Мэр Илсур Метшин күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә куелган программа кысаларында гына да 511 терәк баганасы алмаштырылды. Программага Девятаев, Фучик, Ершов, Зорге, Волгоград, Восстание, Кулагин, Дементьев һәм Гарифьянов урамнары, Ибраһимов проспекты, Себер тракты кертелде. Баганалар аерымлап кына түгел, ә участок буенча яңартылды. Мәсәлән, Себер трактына - 75, Ершов урамына - 77, Ибраһимов проспектына 57 багана утыртылды.
«Яктылык-терәк баганалары арасы нормативлар буенча 30-35 метрны тәшкил итәргә тиеш. Фучик урамында ул 45-50 метр иде. Бу кимчелек бетерелде, Фучик урамындагы 44 иске багана алынып, яңалары 62 берәмлеккә җиткерелде», - диде Рөстәм Абделхаков. Шәһәр күләмендә төзекләндерүләрдән тыш, яңа төзелгән юллар, торак йортлар комплекслары, Универсиада корылмалары да яктылык чыганаклары белән җиһазлана. Казанда киләсе елның гыйнварына шәһәр баганаларындагы яктырткычларның саны 63 мең 234 берәмлеккә җитәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading