16+

 Ислам дөньясы Казанга күчтәнәчләр белән килә:  форум көннәрендә өйдә утырмагыз!

 Казанда 18-20 май көннәрендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисад форумы уза. Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә быелдан башлап, әлеге чара федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Хөкүмәт йортында булган брифингта форум кысаларындагы чаралар бәян ителде.

 Ислам дөньясы Казанга күчтәнәчләр белән килә:  форум көннәрендә өйдә утырмагыз!

 Казанда 18-20 май көннәрендә “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисад форумы уза. Россия Президенты Владимир Путин теләктәшлегендә быелдан башлап, әлеге чара федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Хөкүмәт йортында булган брифингта форум кысаларындагы чаралар бәян ителде.

 Без ялгыз түгел

 —Казандагы халыкара икътисад форумында 85 илдән, Россиянең 84 төбәгеннән 15 мең кеше катнашачагы мәгълүм инде. Иң зур делегация- Әзәрбайҗан, Иран, Төркия, Үзбәкстан республикаларыннан. Ислам дәүләтләренең Россиядәге илчеләре, Премьер-министрлар һәм министрлар килә. Россия Премьер-министры урынбасарлары Андрей Белоусов, Марат Шакирҗанов һәм Алексей Оверчук булачак. Россия патриархы Кириллның килүе көтелә,- диде Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миннуллина.

Форум кысаларында 200 чара оештырыла. Ислам илләре вәкилләре сәнәгать, транспорт һәм логистика, мәдәният һәм мәгариф, медицина һәм яшьләр, Ислам банкингы, хәләл продукция җитештерү өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышачак. Йөздән артык хезмәттәшлек килешүе кабул ителәчәк.

 Баш батырга- мотоцикл

  “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Максим Денисов әйткәнчә, Казан форумы кысаларында башкалада ислам дәүләтләре командалары арасында футбол буенча фиджитал уеннар, хоккей бәйгесе бара инде. 
 Россиянең көрәш федерациясе билбау көрәше бәйгесе үткәрә.

 —Бәйгенең финал өлеше 21 майда Болгарда була, анда 100 көрәшче бил алыша. Баш батырга   тәкә һәм мотоцикл бүләк итеп бирелә,- диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

 Җырлы Казан

 Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова таныштырганча, Казан кунакларына һәм үзебезнең тамашачыларга Җәлил, Камал, Тинчурин театрларында популяр спектакльләр тәкъдим ителә. Казан Кремлендә, “Кол Шәриф” мәчетендә, музейларда күргәзмәләр эшли. 

 —Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Татарстанның мәдәни мирасы бай, мәдәни мирасыбыз белән горурланыйк, башкаларга да күрсәтик”,-диде. Кунаклар һәм үзебезнең тамашачылар театрларга, музейларга рәхим итсен!- диде Ирада Әюпова.

Казансу елгасы буенда, шулай ук республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафында, 18-20 майларда 18.00-21.00 сәгатьләрдә мәдәни-сәүдә программасы тәкъдим ителә. 

 Сыйлы Казан
 
 “Казан- Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә форум көннәрендә чит илләрнең һәм үзебезнең предприятиеләрнең экспозициясе эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов хәбәр иткәнчә, “Казан” агросәнәгать паркында 17 майдан хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе ачыла. Анда җирле җитештерүчеләрнең, шулай ук Иран, Төркия һәм Сенегал предприятиеләренең продукциясен сатып алып була.

Форум көннәрендә ислам илләренең шеф-поварлары конкурсы да үткәрелә.

 Мең мулла догасы

 —Казанда 19-21 май көннәрендә халыкара икътисад форумы белән беррәттән Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены да була. Россиянең 77 төбәгеннән киләләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 20 майда пленар утырышта катнаша. 21 майда- Болгарда ирекле төстә ислам динен кабул итү көнендә барыбыз да Изге Болгар җыенына барабыз һәм 12.00 сәгатьтә намаз укыйбыз. Болгарда пәйгамбәребез Мөхәммәднең шәхси әйберләреннән күргәзмә дә оештырылды, ул вакытлы гына күргәзмә,- диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading