16+

“Эчегезгә тияр, күп ашадыгыз инде”

Сугымлык мал аерым ашатыла, суелган малдан май күп чыгу бик мәртәбәгә санала.

“Эчегезгә тияр, күп ашадыгыз инде”

Сугымлык мал аерым ашатыла, суелган малдан май күп чыгу бик мәртәбәгә санала.

Чалган малларыннан май әзрәк чыккан кебек тоелса: “Исмәгыйль абый! Сораган кешегә мае чиләк ярым чыкты дип әйт инде”, – дип, әтине өйрәтеп куялар иде. Әти дә төшеп калганнардан түгел: “Ите бик симез, әмма күпчелек мае иткә әйләнгән”, – дип мал суйдыручы кешеләрнең күңелләрен күрә белде. Хәзерге кешенең туң майга әллә ни исе китми.

Ни дисәң дә, туклык заманасы! Ул елларда түти, шаяртып: “Майга салып пешерсәң, иске чабата да тәмле була”, – дип әйтә иде.

Түти туң майны суганлап кыздыра, өстенә кайнаган су өсти. Су белән май катнашмый, әмма эмульсия (соус) хасил итеп, чыжлаган авазлар һәм бик тәмле ис чыгарып торган шулпа пешкән ярмалы бәрәңге өстенә коела. Моннан да тәмле бәрәңгенең булуы мөмкин түгел!

Ә без балалар туң май эретәсе көнне олы бәйрәм көткәннән ким көтмәдек. Менә өйгә табак-табак сарык, бозау майлары кертелә. Түти аларны пычак белән ваклап турый. Май арасында очраган бизләрне алып ыргыта. Пычагы үтмәсләнсә, мич алдындагы кирпечкә чаж-чож китереп ышкып, үткенләп ала. Кече учак астына утын ягылып, чиләк ярым сыешлы казанга май тутырыла.

Түти, агачтан эшләнгән ипи калагы белән болгатып, инде эри үк башлаган май кисәкләрен, өстен аска таба әйләндереп тора. Тора-бара май сызып, чүмеч белән кәстрүл ише савытларга тутырыла. Май сызганнан-сыза бара. Шул вакыт әни: “Бар, үземә дип сорап ал да, миңа алып чыгып бир әле”, – дип, түти ягына, бүлмәгә кертеп җибәрә. Алып чыккач, бик тәмләп кабып куя. Әни майлы сызыкны бик ярата һәм шушы май үзе дә әнинең авызына шуып кереп кенә китә. Миннән күрмәкче Наилә апа да алып чыгып бирә. Май кисәкләре әнинең авызына шуа да шуа. Күп йөри торгач, түти: “Эчегезгә тияр, күп ашадыгыз инде”, – дип бирми башлар иде. 

Май сызылып, майлар тутырылып, казан бушап кала. Әмма казан тач май гына, аны берничек тә әрәм итәргә ярамый. Казанга күпмедер он салына һәм кызгылт-соры төскә кергәнче кыздырыла. Су да өстәлеп-тугланып, майлы он боламыгы пешерелә башлый. Пешкәннән соң һәркемгә берәр савыт ботка, ботка уртасына учактагы күмерләр өстендә кызартылгын сызык һәм зәңгәр төтеннәрен чыгарып торучы май да салынып, бөтен гаиләбез белән бәйрәм ашына керешә идек. Бу ботканың төсе кызгылтым булып, беренче карашка аның нидән пешерелүен әйтеп тә булмас иде.

Әмма ул бик тәмле, авызда эреп кенә китә һәм сызган сызык та туры килсә, кетердәп, авыз эче үзе дә искитмәле-затлы тәмнән исәрләнеп кала. Бу елга бер тапкыр гына була торган ризык бар нәрсәдән тәмлерәк, бар нәрсәдән тансыграк була торган гаилә бәйрәме иде. Ул елларда бу боткадан да тәмлерәк нәрсә ашаганымны хәтерләмим. Хәзер дә ашап карарга кызыгам, әмма аны җиренә җиткереп пешерүче түтиебез күптән мәңгелектә.

Хәзерге заман кешесе бу ризыкны ишетеп кенә булса да белми. Ә мин әтигә ун яшь вакытында (1907 ел) аларның ат суйгач, авыл муллаларын кунакка чакырганнарын да ишетеп беләм. Башка ризыклардан тыш, он боткасы да, әтиләрнең бердәнбер затлы көмеш савытларына салынып, өстәл уртасына чыгарып куела. Безнең оч мәчетенең мулласы Камалетдин хәзрәт: “Быел Мишә елгасы язгы ташулардан соң менә бу яккарак таба ага башлады”, – дип, ботка уртасындагы майны калагы белән үз ягына таба агызып җибәргән.

Аңа җавап итеп, түбән очның Шәйгәрдән мулла: “Бик дөрес, хәзрәт! Әмма шул төштән соң, Аюныкылар турында елга менә бу якка авыша”, – дип, майны үз ягына борган. Боларны мыек астыннан гына елмаеп күзәтеп утырган яшь мәэзин Әхмәтгәрәй: “Сез беләсезме, хәзрәтләр, ахыр заман җиткәч, дөньяның асты өскә киләчәк бит”, – дип, калагы белән ботканы бутап бетергән. Менә шушы хикәя генә дә бу аш төренең мәртәбәле вә затлы ризык булганлыгын күрсәтә. Чөнки ат суйган кешедә ризыкның болай да мул буласы билгеле ич.

Ә шаяртуларсыз, чынлап караганда хәлләр нәкъ менә мәэзин әйткәнчә булып чыга. Ярулла улы Камалетдин хәзрәт чит тарафларда – сөргендә булып, Казанда соңгы көннәрен каршылый, Татар зиратында җирләнгән. Шәйгәрдән мулла үлемен кайда ничек каршы алган, бу чаклысы миңа төгәл генә билгеле түгел. Әхмәтгәрәй абзый Казан Кремлендәге төрмә идәненә егылып җан бирә. Аның гомерен кискән пуля шул ук револьвердан, ат карагы Шәкүр абзыйны үтергән көпшәдән очып чыга. Язмышлар! Авыр туфраклары җиңел, яшәгән урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Амин!

Габдулла Исмәгыйлев 
Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading