16+

«Җитәкчеләребез «Dolce & Gabbana»лардан баш тартып, милли киемгә күчмичә, милли бренд алга китмәячәк»

15 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә модельер Ләйсән Хаҗиеваның "Ләйсән сәйләннәре" дигән милли кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе була. Бу чара модельерның татар киемен сәхнәдән төшереп, көндәлек тормышка чыгарырга омтылуы.

«Җитәкчеләребез «Dolce & Gabbana»лардан баш тартып, милли киемгә күчмичә, милли бренд алга китмәячәк»

15 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә модельер Ләйсән Хаҗиеваның "Ләйсән сәйләннәре" дигән милли кием коллекциясен тәкъдим итү кичәсе була. Бу чара модельерның татар киемен сәхнәдән төшереп, көндәлек тормышка чыгарырга омтылуы.

- Йөз ел элек без революциядән соң милли костюмыбызны югалттык. Көндәлек киемдә татар милли киеме үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышам. Әйтик, бүген берсе дә хәситә кими, аны кисәң аңламаслар да. Ә мин ул хәситәне бизәкләп киемгә үк чигәм. Изү, күкрәкчәләр белән дә шул ук хәл, - ди Ләйсән Хаҗиева.

Дизайнерның киемнәрен бүген Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Алсу Әбелханова, Ләйсән Гимаева, Резидә Шәрәфиева кебек җырчыларда күреп була. Гөлназ Сәфәрованың да ул яраткан модельеры.
- Соңгы вакытта милли юнәлешкә тартылу тенденциясен күзәтәм. Ул киемнәрдә генә чагылмый, көндәлек кирәк-ярак та, хәтта чәчәкләр дә милли төсмер алды. Әлбәттә, ул калфагы да, чулпысы да тагылган, читеге дә чигелгән "милли пәрәмәч" кебек киенү дигән сүз түгел. Минем дә Ләйсән Хаҗиевадан күренер күренмәс кенә милли бизәкләр белән тегелгән ап-ак күлмәгем бар. Ул Голливуд йолдызларыныкыннан бер дә ким түгел. Татар телен белмәүче танышларым арасында шушы киемнәр аша милләтенә тартылучылар бар, - ди Гөлназ Сәфәрова.



Алып баручы, журналист Зөлфәт Зиннуров та бик яратып "шәкерт комзолы"н кияр идем, кибеттә генә юк, ди.

- Милли кием шәп, аны кияргә кирәк, дип йөрибез. Ләкин безнең җитәкчеләребез "Dolce & Gabbana"лардан баш тартып, милли киемгә күчмичә милли бренд алга китмәячәк. Кайчандыр Россия җыелмасы "Bosco" дигән бренд астында тегелгән спорт костюмы кия башлады. Ул бик популярлык казанды, аны хәтта Чечня Республикасы җитәкчесе Рамзан Кадыйров, Казан мэры Ильсур Метшин да киеп йөри. Матур, шәп киемнәребез бар, ләкин аны популяр итәргә кирәк. Рәзил әфәнде бу сезнең бакчага да аткан таш, - дип мөрәҗәгать итте Зөлфәт Зиннуров Татарстанның Дәүләт Советы рәисенә.

Рәзил Вәлиев исә милли кием мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә карала, дип белдерде. Тиздән республикада милли киемнәр көне үткәрә башлыячаклар.

- Милли кием көне билгеләнгәч, мин Дәүләт Советы утырышында да милли төсмердә киенә башлаячакмын. Милләтне милләт иткән әйберләр бик күп: тел, милли ашлар, йолалар, милли кием. Тикмәгә генә татар халкында киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар димәгәннәр. Кешенең татар икәнлеге ерактан ук күренеп торырга тиеш. Әлегә сәхнәдәге милли кием дә канәгатьләндерми. Аеруча ирләр киеме чуар: балтырында да, җиңендә дә чәчәк. Милли кием көне республикада яшәүче барлык милләтләрнең милли киемен күрсәтергә, саклап калырга ярдәм итәчәк. Әлегә бәйрәм итеп билгелисе датаны хәл итәбез, бәлки ул 30нчы август көнне булыр, - диде Рәзил Вәлиев.

Милли киемне көндәлек итү өчен аның бәясе дә халык кесәсенә карап куелырга тиеш. Ләкин әле модельерлар бәя төшерү ягын карамый. Ләйсән Хаҗиеваның да күлмәкләре бер-ике мең генә түгел. Димәк, халык тарафыннан яратылып киелә торган көндәлек киемгә дә ерак әле аңа.



Фото: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading