16+

Капиталь төзекләндерүнең ник ахыры күренми?

Татарстанда 2008 елдан башлап күпфатирлы 12 881 йорт комплекслы төзекләндерелгән.

Капиталь төзекләндерүнең ник ахыры күренми?

Татарстанда 2008 елдан башлап күпфатирлы 12 881 йорт комплекслы төзекләндерелгән.

- Республикада торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча 2043 елга кадәрге вакытка исәпләнелгән программа гамәлгә ашырыла. Әле тагын алты меңгә якын торак йорт комплекслы төзекләндерүгә мохтаҗ. Төзекләндерү дәвамлы, аның ахыргы көне юк, - диде Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру һәм эксплуатацияләү идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров. - Капиталь ремонт өчен фатир мәйданының һәр квадрат метрына 5 сум исәбеннән акча җыела. Быел халыктан җыелган 2 миллиард 300 миллион сум төзекләндерү эшләренә юнәлтеләчәк. Кайбер фатирларда кешеләр үзләре ремонт ясап, яңа батареялар урнаштырган булырга мөмкиннәр. Кеше теләген исәпкә алып, әлеге батареялар калдырыла. Ләкин, фатирга куелган батарея йортның гомуми җылылык челтәре эшчәнлегенә, ягъни су йөрешенә тоткарлык тудырырга тиеш түгел.

Узган ел республикада күпфатирлы 1 мең 29 йортка төзекләндерү үткәрелгән. Быел исемлеккә 830 йорт кертелгән. Торак йортларны капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан, халыкның түләүләреннән һәм муниципаль берәмлекләр чыганакларыннан 4 миллиард 725 миллион сум каралган. Әлки, Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнары капиталь ремонтка мохтаҗ йортларны инде төзекләндереп бетергәннәр. Республикадагы 41 муниципаль берәмлектә капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Күпкатлы торак йортларга 279 яңа лифт куелачак.Казанда
Торак-коммуналь хуҗалыкка теләктәшлек фонды ярдәмендә күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәргәндә беррәттән ишегалдын да төзекләндерү каралмаган. Шуңа да казанлыларның: «Шөкер, йортыбыз гөл кебек булды, ишегалдыбыз гына иске «күнитек» шикелле авызын ачып калды», - дигәннәрен ишеткәнем бар. Бу һич тә зарлану түгел, әлбәттә, төзекләндерү узган йортларда яшәүчеләр беравыздан рәхмәт әйтәләр. Күнитекне искә төшерүләрен тагын да яхшыракка омтылу теләге дияргә кирәктер. Эшләр барышын караганда, мэр Илсур Метшин шәхсән үзе дә: «Кешеләр башта түбәдән су үтүгә зарландылар. Әлеге мәсьәлә хәл ителгәннән соң инде чәчәкле-төзек ишегаллары сорыйлар. Бу - яшәешебезнең үсеше билгесе», - дип әйткән иде.

Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, капиталь ремонт үткәреләсе йортта яшәүчеләр үзләренең гомуми җыелышларында ишегалдын төзекләндерүне дә эш планнарына кертү мәсьәләсен тикшерә алалар.

- Торак-коммуналь хуҗалыкка теләктәшлек фонды ярдәмендә, Казанда сигез ел эчендә күпфатирлы 2026 йортка капиталь ремонт ясалды, 1801 яңа лифт куелды. Программа кысаларында торак йортларны төзекләндерүгә 12,62 миллиард сум акча тотылды, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Казанда быел 158 торак йорт яңартылачак, шулардан 126 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Киләсе ел исемлегенә 145 йорт кертелгән. Башкалада быел янә 17 мәктәп, 3 балалар бакчасы капиталь ремонтланачак. Авиатөзелеш районында физик мөмкинлекләре чикле балалар белем алучы 168 нче мәктәптә ремонт дәвам иттерелә. Совет районының «Танкодром» микрорайонындагы спорт мәктәбе Курчатов урамындагы бинага күченде. Бушаган бинада 36,5 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак, шуннан соң анда 220 урынга исәпләнелгән 332 нче балалар бакчасы ачылачак. Быел «Яшьлек», «Иволга», «Лимонад» һәм «Лидер» яшүсмерләр клублары яңартылачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading