16+

«Каравон» бөтен Россиягә танылды

26 май көнне Лаеш районының Никольское авылында Россия күләмендә үткәрелгән «Каравон-2012» рус халык фольклоры фестивале узды. Фестивальдә катнашырга Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килгән иде.

«Каравон» бөтен Россиягә танылды

26 май көнне Лаеш районының Никольское авылында Россия күләмендә үткәрелгән «Каравон-2012» рус халык фольклоры фестивале узды. Фестивальдә катнашырга Татарстанның, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар килгән иде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның фестиваль кунакларына булган мөрәҗәгатен укыды. Мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен, Лаеш муниципаль районы 1 миллион сумлык премиягә лаек булды.
Минем өчен әлеге бәйрәм безнең Сабан туен хәтерләтте. Шул ук тезелеп киткән кибет киосклары, шашлык исе, карусельләр, халык күплеге, уртада сәхнә... Ләкин үзгәлек тә шактый. Бәйрәмгә килүчеләр рус халык ашлары, җыр-биюләре белән танышты.
Тирә-якта төрле төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр үзләренең кул эшләреннән ярминкә оештырды. Ниләр генә юк монда... Тимерченең коралларыннан алып, сәйләннән үреп ясалган нәфис чәчәккә хәтле!
Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 30 җыр-бию ансамбле чыгыш ясады. Бәйрәм төрле буын кешеләрен берләштерде.
Зур сәхнәдә аерым бер тамаша барды. Милли киемнәр кигән егет һәм кызлар Никольское авылының ярәшү йоласын һәм язгы кыр эшләре төгәлләнү уңаеннан үткәрелгән җыр-биюләрен күрсәттеләр. Соңыннан Санкт-Петербург шәһәреннән килгән «Иван-Купала» фольклор төркеме чыгыш ясады.
Бәйрәм «Каравон»ның инде күптән традициягә кергән хоровод белән төгәлләнде. Бар халык, бер түгәрәккә җыелып, җырлар башкарды.
Җитәкчеләр үзләренә киләчәктә фестивальнең күләмен тагын да арттырырга дигән максат куйганнар. «Каравон» этно-график авылын төзү дә инде проектка кертелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading