16+

«Карл Фукс» дөнья күрде

«Карл Фукс» - Казанда хәзер шундый исемдәге өр-яңа журнал чыга башлады. 10 мең тиражлы басма айга ике тапкыр дөнья күрәчәк. Журналның тагын бер яңалыгы - ул бушлай таратыла. Яңа проектны «Татмедиа» медиахолдингы гамәлгә куя.

«Карл Фукс» республиканың «Татарстан» иҗтимагый-сәяси журналы редакциясе базасында чыга, проектның җитәкчесе - Артем Тюрин, баш мөхәррире - Павел Федоровский. Яңа журнал 18-25 яшьлек кешеләргә - студентларга, яшь галимнәргә, эшмәкәрләргә, иҗади һәм төгәл профессия вәкилләренә юнәлдерелгән. Аның материаллары башка ялтыравыклы журналлардан аерылып тора. Журналда төрле яклап күрсәтелгән заманча җәмгыять һәм мәдәният, этнография, яңа технологияләр, шәһәр киңлеге һәм аның кешеләре турында язмалар урын ала. Аның слоганы итеп тә «В поисках человека» дигән фраза сайланган, беренче басма исә Татарстан халыкларына багышланган.
Журнал йөзләп урында - ресторан, музей, мәдәният үзәкләре, кинотеатр, югары уку йортларында һ.б. җирләрдә таратылачак. «Карл Фукс»ны Казан халкы гына түгел, ә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабугада яшәүчеләр дә укый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading