16+

Карлар ява, юллар бетә

Атна башы Россиянең күп кенә төбәкләрендә бертөрлерәк башланып китте: машиналар, бара алмыйча, бөкедә утырса, җәяү йөрүче халык исә, карны ырып-ерып булса да, эшкә ашыкты. Ә боларның барысына да инде берничә көн туктамыйча яуган кар сәбәпче...

Карлар ява, юллар бетә

Атна башы Россиянең күп кенә төбәкләрендә бертөрлерәк башланып китте: машиналар, бара алмыйча, бөкедә утырса, җәяү йөрүче халык исә, карны ырып-ерып булса да, эшкә ашыкты. Ә боларның барысына да инде берничә көн туктамыйча яуган кар сәбәпче...

Смоленск өлкәсендә хәлләр аеруча да мөшкел, дип хәбәр итә Беренче каналның рәсми сайты. Биредә яуган карның күләме 14 миллиметрга кадәр җиткән. Тверь, Курск, Брянск, Липецк һәм Мәскәү өлкәләрендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Километрларга сузылган бөкеләр Россиянең башкаласын иртән-иртүк камап алган. Халыкның күбесе, ишегалдыннан да чыга алмау сәбәпле, җәмәгать транспортына утырырга мәҗбүр булган. Бөтен эре магистральләрдә дә барлыкка килгән бөкеләр әллә никадәр дистә километрларга кадәр җиткән.
Кар бездә дә ярыйсы ук явып күрсәтте анысы. Казанда да кар чыгара торган махсус машиналар юлларны чистарту белән мәшгуль иде. Инде ел башыннан гына да башкала урамнарыннан барлыгы 276 мең тонна кар чыгарылган. Соңгы бер атна эчендә исә барлыгы 49 мең тонна кар юк ителгән. 37 мең тонна бозга каршы материал кулланылган, шул исәптән соңгы атнада 5 мең тонна. Әмма шуңа да карамастан, машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә урамнардагы карның күплегеннән, тротуарларның чистартылмавыннан зарлана.
Һава торышына килгәндә, бүген Казанда болытлы, температура 7 градус салкын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading