16+

«Карлыгач»та очып кына йөрербезме?!

Узган шимбәдә Казан аэропортының яңа терминалын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Шул уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов киләсе елның беренче кварталыннан даими кулланылышка кертеләчәк «Ласточка» электропоездын сынауда катнашты.

«Карлыгач»та очып кына йөрербезме?!

Узган шимбәдә Казан аэропортының яңа терминалын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Шул уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов киләсе елның беренче кварталыннан даими кулланылышка кертеләчәк «Ласточка» электропоездын сынауда катнашты.

Яңа елдан бер очка 20 минут эчендә барып җитүче электропоезд ярты сәгать саен аэропорт белән «Казань-1» вокзалы арасында йөреп торыр дип көтелә. Siemens AG немец концерны җитештергән «Ласточка» электропоездлары беренче мәлгә өчәү йөриячәк дип вәгъдә итә әлеге транспортны эксплуатациягә куючы «Аэроэкспресс» компаниясе. Тик менә бу төр транспортның халык арасында популярлык казана алуы гына бик шикле. Ник дигәндә, «Аэроэкспресс» компаниясе 26 километрлы юл узган өчен билет бәясен 200 сум итеп билгеләгән. Ә бит сумка һәм чемоданнар күтәреп юлга чыккан кеше өчен бездәге шартларда «Казань-1» вокзалының үзенә барып җитүе генә дә мең бәла әле аның. Казанның икенче почмагында яшәүчеләргә аэроэкспресс белән барыр өчен дә вокзалга кадәр такси чакыртуы барыбер кулайрак. Ә такси белән аэропортның үзенә кадәр баруың күпкә хәерлерәк булып чыга. Чөнки таксига ничәү утырсаң да аэропортка кадәр бер үк бәяне, уртача алганда, биш йөз сум түләп барырга мөмкин. Ә электропоездга утырган һәркемнең кесәсеннән 200 сум чыгачак.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә Шереметьево, Домодедово һәм Внуково аэропортлары арасында да шундый ук поездлар йөри. Мәскәү тимер юл вокзалы белән аэропортлар арасында сузылган 50-80 километрлы юлны 35-50 минут аралыгында узган өчен билет бәясе өлкән пассажирларга - 320 сум, ә 7 яшькәчә балаларга 110 сум итеп тәгаенләнгән. Ә җирле таксистлар бәяне уртача ике мең сумнан куя диләр. Бездәге юл озынлыгы һәм билет бәясен Мәскәүнеке белән чагыштырганда, андагы юлның километры - 4 сум, ә бездә 8 сум тирәсе булып чыга. Халык телендә әйткәндә бу - «ат бәясе». Нәтиҗә бер - «Карлыгач»та «очып» барганчы, таксида җилдерү мәшәкатьсезрәк тә, очсызрак та.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading