16+

Кайда безнең Нургали? (Уены-чыны бергә)

Мамадыш районының бер авыл халкы сөйли: - Безнең авылда бер бик яхшы Нургали исемле кеше бар иде. Бар иде дип... хәзер дә бар инде ул. Эчте. Ялгызы гына яшәде, бакчасына бәрәңге утыртты, шабашкага йөрде. Шабашкада бераз акча эшли дә, шуны эчеп бетерә. Аннан тагын эшли, тагын эчә. Бик юмарт кеше...

Мамадыш районының бер авыл халкы сөйли:
- Безнең авылда бер бик яхшы Нургали исемле кеше бар иде. Бар иде дип... хәзер дә бар инде ул. Эчте. Ялгызы гына яшәде, бакчасына бәрәңге утыртты, шабашкага йөрде. Шабашкада бераз акча эшли дә, шуны эчеп бетерә.
Аннан тагын эшли, тагын эчә. Бик юмарт кеше иде. Ниш­ләптер аның бәрәңгесе котырып уңа иде. Башкаларда вак-төяк, моныкы исең китәрлек. Нургали бәрәңгесен сораган кешегә капчыклап таратты, беркемнән кызганмады. Бик ярдәмчел иде үзе. Сорасаң, соңгы ыштанын салып бирә торган иде. Булышыр­га булса да, гел әзер. Дәш кенә, хәзер килеп җитә, тик исерек. Бермәлне кемдер моны үгетләп, мәчеткә йөртә башлады. Шуннан Нургали эчүен ташлады. Мәчеткә йөри, намаз укый, бөтенләй үзгәрде, малакаем. Хәзер башка җирдә 40-50 сум торган йомырканы да сиксән тәңкәгә сата. Әле менә сарыкны (сарык димәсәң, хәтере калыр, бер бәрән инде шунда) алты меңгә саткан. Бетте ул бакчадан бәрәңге бирүләр дә, суган өзүләр дә. Акырып ятсаң да яр­дәмгә килә торган түгел Нургалиебез. Капкасына кадәр гел бикләп тора хәзер. Аптырады авыл. Кайларга китте безнең бөтен авылга күңел биреп торган Нургали?! Исерек килеш тә кызганыч иде, тик бу Нургали ниш­ләптер тагын да кызганычрак...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading