16+

Кайгыгызны уртаклашабыз

2013 елның 17 ноябрендәге авиация фаҗигасе корбаннары туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Уллары Ирекнең һәлак булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызының, Ирек Миңнехановның тормыш иптәше Антониянең һәм аларның барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Шәймиевләр гаиләсе * * * Казан шәһәре...

2013 елның 17 ноябрендәге авиация фаҗигасе корбаннары туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Уллары Ирекнең һәлак булуы сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның, аның тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызының, Ирек Миңнехановның тормыш иптәше Антониянең һәм аларның барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Шәймиевләр гаиләсе
* * *
Казан шәһәре мэриясе һәм шәһәр башкарма комитеты 17 ноябрьдә «Казан» аэропортында булган авиаһәлакәттә вафат булганнарның туганнарының һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклаша. «Бу - зур югалту. Чын күңелдән кайгырабыз һәм югалту ачысын уртаклашабыз».
* * *
«Пассажир самолетының һәлакәткә очравы турындагы хәбәрне тирән тетрәнү белән кабул иттек. Бу фаҗига күңелләрне әрнетте, һәрберебезнең йөрәкләренә тирән югалту хисе салды. Җан газабыгызны аз булса да җиңеләйтердәй сүзләр табасы иде дә, андый сүзләр юк шул… Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Фаҗигадә югалту кичергән һәр гаиләнең кайгысы - безнең дә кайгы».
«Радиоприбор» ААҖ коллективы исеменнән, генераль директор И.М.Шабаев
* * *
Авиаһәлакәткә юлыгучыларның туганнары һәм якыннарының кайгыларын шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Удмуртия Президенты Александр Волков, Хабаровск крае губернаторы Вячеслав Шпорт, Псков өлкәсе губернаторы Андрей Турчак, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар да уртаклаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading