16+

Сумкасын югалткан кыз, рәхмәт әйтәсе урынга, кыйнап ташлый

Хәзер яхшылык эшләргә дә куркырсың, кыйнап кайтарулары бар. Шаяра дип уйламагыз, чыннан да булган хәлгә нигезләнеп әйтүебез.

Сумкасын югалткан кыз, рәхмәт әйтәсе урынга, кыйнап ташлый

Хәзер яхшылык эшләргә дә куркырсың, кыйнап кайтарулары бар. Шаяра дип уйламагыз, чыннан да булган хәлгә нигезләнеп әйтүебез.

Шулай беркөнне өенә кайтып барганда, якын танышым парктагы эскәмиядә яткан хатын-кыз сумкасын таба. Эчендә паспорты һәм акчасы да була. Кемдер онытып калдырган, күрәсең һәм хәзер кайгыга батып йөридер, дип уйлый ул. Якын-тирәдә генә кеше булмый. Ул боларның барысын да хуҗасына кайтару юлын эзли башлый. Паспорты буенча, әйберләрен югалткан кешенең телефон номерын таба һәм тизрәк сөендерим, дип шалтырата: очрашу урыны билгеләнә. Алдан сөйләшенгән җиргә килгәч, ул авыз ачып бер сүз әйтергә дә өлгерми, сумкасын югалткан кыз белән килгән егетләр аны, рәхмәт әйтәсе урынга, кыйнап ташлыйлар һәм, сумканы алып, юкка да чыгалар. Яхшылык эшлим дип йөргән кеше юл уртасында кыйналган килеш ятып кала.

Кайгыртучанлыгы өчен «шәп бүләк» эләгә аңа: күз төбе кара янып чыга, тәнендә дә күгәргән урыннар. Теге кешеләр аны башта сумканы урлаган да хәзер акча сорарга җыена, дип исәпләгәннәрдер инде (гәрчә ул бернәрсә дә таләп итмәгән булса да). Әллә инде шундый кешелексез адәмнәргә тап булган ул? Ит яхшылык, көт яманлык булып чыга түгелме соң бу? Хәзер кеше кемнеңдер аңа риясыз ярдәм итәчәгенә ышанмый да, ахры.

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без бервакыт улыбыз белэн Мега да йоргэндэ, улым бер ир-атнын документлары сумкасыннан тошкэнен куреп алды, без ирем белэн курмэдек тэ эле, документларны алып, артыннан йогереп илтеп бирде, теге ир рэхмэт тэ эйтмэде балага, маружныйлык та бирмэде ,без бик гэжэплэндек инде

    Мөһим

    loading