16+

«Казан» агросәнәгать паркында ялган май эзләдек

Соңгы көннәрдә ризыкның, бигрәк тә сөт ризыкларының сыйфатын тикшерү буенча төрледән-төрле рейдлар булып тора. Узган җомгада журналистларны «Казан» агропромпаркында сатуга чыкканчы, ризыкларның ничек тикшерелүе белән таныштырдылар. Биредәге лаборатория үзенең җиһазлары, алдынгы технологиясе белән бөтен таләпләргә дә туры килә. Ә ле кайчандыр монда кырык кат тикшерү үтәргә кирәк дип зарланып йөргән...

Соңгы көннәрдә ризыкның, бигрәк тә сөт ризыкларының сыйфатын тикшерү буенча төрледән-төрле рейдлар булып тора. Узган җомгада журналистларны «Казан» агропромпаркында сатуга чыкканчы, ризыкларның ничек тикшерелүе белән таныштырдылар. Биредәге лаборатория үзенең җиһазлары, алдынгы технологиясе белән бөтен таләпләргә дә туры килә.

Ә ле кайчандыр монда кырык кат тикшерү үтәргә кирәк дип зарланып йөргән сатучылар да, бүген биредәге тәртипне тиеш итеп кабул итәргә күнектеләр, өстенлекләренә дә бәя бирергә өлгерделәр. Сату залында «Филин» аппараты да тора, аның ярдәмендә, теләгән кеше үзе сатып алган майның составында үсемлек мае бармы-юкмы икәнлеген тикшерә ала. Кайчакта «бүкәй» эзләсәң, бөтен почмактан алар сиңа карап тора шикелле. Журналистлар да шундый очракка тап булдылар. Май сату нокталарының берсеннән сатып алынган майны әлеге аппарат ярдәмендә тикшергәннән соң, анда үсемлек мае бар икәнлеге ачыкланды. Сатып алучы: «Юк, миңа сыйфатлы сыер мае гына кирәк», - дип, майны кире илтеп тапшырырга булды. Майны лабораториядә кабат тикшерделәр. Нәтиҗәдә, сатып алынган майның составы стандартка туры килә, зарарлы бер нәрсә дә юк булып чыкты. Эш шунда, майны сатып алучы, алганда, аның майлылык процентына игътибар итмәгән булган.

- Әлеге май - 72,2 процентлы. Аң­лашылганча, аның калган өлеше үсемлек мае була. Гадәттә, иң сыйфатлы дип 82,5 процентлы май исәпләнә. Сатып алучыларга бераз игътибарлы булып, аның майлылык процентына да игътибар бирергә кирәк. Үсемлек маеннан да ул тикле куркырга кирәк дип санамыйм. Иң мөһиме, ГОСТ таләпләренә туры килсен ул. Безнең майларны, сәүдә рәтләренә чыгарганчы, агросәнәгать лабораториясендә тикшерәләр, шуннан соң гына сатып алучыларга тәкъдим итәбез. Сатып алучылар безнең майны бик яраталар, шимбә, ял көннәрендә гел чират була. Халык бер алданса, сыйфатын яратмаса, бүтән ул кешедән товар сатып алмый, - дип, халыкның шик-шөбһәсен таратты сатучы ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading