16+

«Kazan-Arena» – Эдуард тәкъдиме

Казанда Универсиаданың рәсми ачылу һәм ябылу тантаналары узачак һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатлары оештырылачак 45 мең урынлы стадион исеменә бәйгенең җиңүчесе билгеле булды. Ул - Казан патриоты, хәрби, үрнәк гаилә башлыгы Эдуард Садыйков. Иң күп тавышны нәкъ менә Эдуард тәкъдим иткән «Kazan-Arena» исеме җыйды. 34 яшьлек казанлы Эдуард...

Казанда Универсиаданың рәсми ачылу һәм ябылу тантаналары узачак һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатлары оештырылачак 45 мең урынлы стадион исеменә бәйгенең җиңүчесе билгеле булды.
Ул - Казан патриоты, хәрби, үрнәк гаилә башлыгы Эдуард Садыйков. Иң күп тавышны нәкъ менә Эдуард тәкъдим иткән «Kazan-Arena» исеме җыйды.
34 яшьлек казанлы Эдуард Садыйков Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча идарәсе уку үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшли. «Татар-информ» агентлыгыннан бәйге оештырылу турындагы хәбәрне укыгач, ул «Матур-Арена» һәм «Kazan-Arena» исемнәрен тәкъдим иткән.
11 һәм 2 яшьлек уллар атасы өчен иң мөһиме гаилә һәм яраткан эш, шулай ук спорт икән. Малайлар да Казан спорт командалары фанатлары. «Волейбол һәм футбол уйныйм, сәламәт яшәү рәвеше алып барам. Безнең командалар өчен җан атам», - ди ул. Киләчәктә спортка гашыйк бу гаилә «Kazan-Arena»га бергәләп йөрер әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading