16+

Казан архивы электрон хәтергә теркәлә

Башкалада узган ел төрле милек төрендәге 52 предприятиедән архивлары сакланмаганлыгы турында хәбәр кергән.

Казан архивы электрон хәтергә теркәлә

Башкалада узган ел төрле милек төрендәге 52 предприятиедән архивлары сакланмаганлыгы турында хәбәр кергән.

- Предприятие бетерелгән яки үзгәртелгән вакытта архив документлары игътибарсыз кала, югала. Бу исә анда эшләнгән кешеләргә пенсия билгеләүдә, хезмәт документлары күчермәләре бирүдә кыенлыклар китереп чыгара, - диде Казан муниципаль архивы идарәсе җитәкчесе Миннегөл Фәйзрахманова кичә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Мәсәлән, Вахитов һәм Мәскәү районнары җәмәгать туклануы комбинатларының, «Акчарлак» һәм «Маяк» рестораннарының, «Детский мир» кибетенең, Казан макарон фабрикасының архивлары югалган.
Миннегөл Фәйзрахманованың әйтүенчә, күпчелек предприятиеләр һәм оешмалар үз документларына игътибарлылык күрсәтә. Узган ел муниципаль архивка 600 идарәчел документ, коллектив составына кагылышлы 3000 тупланма тапшырылган. Бауман урамындагы яңа бинага күчкәч, муниципаль архивның саклау мәйданы һәм шартлары яхшырган.
- Кешеләр, хезмәт документлары соратып кына калмыйча, фамилия-нәсел шәҗәрәсе белән дә кызыксына. Узган ел төрле эчтәлектәге 5122 гариза кергән иде. Муниципаль хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвештә башкару гамәлгә ашырыла бара, - диде Миннегөл Фәйзрахманова.
Мэр Илсур Метшин: «Предприятие бетерелгән очракта да архив документларының югалуына юл куелмасын. Электрон архив булдыру эше дәвам ителсен. Казанның тарихи мирасына кагылышлы архив та саклансын. Архив хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!» - дип, фикерләрен җиткерде.
Казан мэриясенең рәсми порталында архив идарәсенең http://www.Kzn.ru/page 81. htm интернет-бите эшли. Аннан үзеңне кызыксындырган мәгълүматны алырга мөмкин. Билгеле шәхесләрнең документларын, кулъязма мирасын муниципаль архивка тапшырырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading