16+

Казан автоинспекторлары узышчыларны яратмый

Башкала юлларында быелның 22 гыйнварына инде 3 кеше үлде, 81е имгәнде. Юлларда иминлекне саклауда без алга барабызмы, әллә артка тәгәрибезме? Шушы сорау белән Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем.

Казан автоинспекторлары узышчыларны яратмый

Башкала юлларында быелның 22 гыйнварына инде 3 кеше үлде, 81е имгәнде. Юлларда иминлекне саклауда без алга барабызмы, әллә артка тәгәрибезме? Шушы сорау белән Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем.

- Юл хәрәкәте иминлеген яхшырту буенча 2014-2020 елларга исәпләнелгән федераль программа кабул ителде. Казанда 2020 елга шәһәр юлларында үлүчеләр санын 20 кешегә киметергә тиешбез», - дип башлады сүзен Рөстәм Әнвәр улы.
- Бүгенге статистика нәрсә күрсәтә?
- Узган ел Казанда килеп чыккан 1819 автоһәлакәттә 94 кешенең гомере өзелде, 2069ы төрле авырлыкта имгәнүләр алды. Фаҗигале автоһәлакәтләрнең кимүе күзәтелсә дә, бу әле бик зур сан. Үлем белән тәмамланган һәр авария транспорт чарасын идарә итүчеләрнең генә түгел, ә шәһәр автоинспекторларының да гаебе. Димәк, әле тиешенчә эшләп җиткермибез. «Миллениум» күперендә, Мамадыш трактында, Җиңү проспектында һәм башка урамнарда, гомумән, 69 юнәлештә транспорт чараларының тизлеген «Автодория» аппараты терки. «Ураган» комплекслары 16 урам-юл чатын, стационар видеотеркәгечләр 22 юнәлешне күзәтә. Тагын 100дән артык күчмә видеотеркәгеч кулланыла.
- Рөстәм Әнвәрович, автоһәлакәтләрнең сәбәпләре нинди?
- Тизлекне арттыру - иң төп сәбәп. Казанда хәзер юллар яхшы, ләкин бу «әтәчләнергә» ярый дигән сүз түгел. Узган елның декабрендә 10 үлем очрагының 9ы тизлекне арттыруга бәйле булганлыгы ачыкланды. Башкаларның фаҗигасеннән сабак алыйк. Мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары тирәләрендә тизлекне сакламаучыларга аеруча катгыйлык күрсәтәчәкбез. Билгеләнелгән чикне сәгатенә 20 километрга арттыргач кына (элек 10 км/сәг. иде) тизлек таләбен бозу булып саналуны мин дә хупламыйм, чөнки аермасы зур.
- Автоэвакуаторлар эшчәнлеге турында да әйтеп китсәгез иде.
- Узган ел Казанның үзәк урамнарында рөхсәт ителмәгән урыннарда, шулай ук җәмәгать транспорты һәм башка машиналар хәрәкәтенә киртә тудырып калдырылган 56 мең транспорт чарасы штраф мәйданчыгына китерелде, быелгы сан - 3 мең. Көн саен уртача 150-175 автомобиль штраф мәйданчыгына озатыла. Йомгаклап әйткәндә, һәммәбез дә юл кагыйдәләрен үтәсәк иде. Мәгънәсез үлемнәр санын арттырмыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading