16+

Казан Европа мохитендә яшәде

Узган атна азагында Казан халкы Европа мәдәнияте мохитенә чумды. Шәһәребездә «Европа көннәре» кысаларында нинди генә чаралар узмады. Ул «Халыкара хезмәттәшлек...» семинарлары, «Европа кризисы, сайлаулар һәм сәяси активлык» турында журналистлар белән түгәрәк өстәлләр, «Европа кризисының Россиягә йогынтысы» дигән ачык дебатлар, рәсем күргәзмәләре, ачылу тантанасы белән гала-концерт, «Мир» кинотеатры базасында Европа кинофильмнарын...

Узган атна азагында Казан халкы Европа мәдәнияте мохитенә чумды. Шәһәребездә «Европа көннәре» кысаларында нинди генә чаралар узмады. Ул «Халыкара хезмәттәшлек...» семинарлары, «Европа кризисы, сайлаулар һәм сәяси активлык» турында журналистлар белән түгәрәк өстәлләр, «Европа кризисының Россиягә йогынтысы» дигән ачык дебатлар, рәсем күргәзмәләре, ачылу тантанасы белән гала-концерт, «Мир» кинотеатры базасында Европа кинофильмнарын күрсәтү, «Европаның тәмен татып кара» исемле гастроном фестивальләре, Европа уку йортлары ярминкәләре, КФУ базасындагы Европа телләре дәресләре дисеңме... Барысын да күреп кенә өлгер дә йөреп кенә бетер.
Ә эш башы итеп Россиядәге Европа Союзы вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүматлаштыру департаменты рәисе Сорен Либореус, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына килеп, узасы чаралар хакында журналистларга җиткерде. Мондый чара «Үз Европаңны ач» дигән шигарь астында инде дүртенче ел үткәрелеп килә. Бу чарада 15ләп ил катнаша. Казаннан соң «Европа көннәре» уздыру эстафетасын Ростов-на-Дону һәм Санкт-Петербург шәһәрләре алачак икән. «Казан өчен иң күләмле программабызны әзерләдек, һәр яшь категориясен җәлеп итәргә тырыштык, балалар өчен дә аерым чаралар була», - диде Сорен Либореус үз чыгышында.
ТР Мәдәният министрлыгының өлкәара һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Рәисә Сафиуллина җиткерүенчә, башкалабыз, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, «Европа көннәре»н каршы алган өченче шәһәр икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading