16+

Казан мәктәпләрендә «резинка чире»

Бер ай элек кызым мәктәптән вак резинкалар ташый башлады. Төсле-төсле кечкенә резинкалар чәчкә куярга яраксыз, канцеляриядә дә кулланып булмый, нишли икән соң ул алар белән дисәм, резинкалардан беләзек үрә икән. Телевизордан аерылмаган бала хәзер мәктәптән кайтуга, шул резинкалары белән мәш килә, хәтта укытучылары да, дәрестә балалар игътибарсыз, резинкалар белән уйнап...

Казан мәктәпләрендә «резинка чире»

Бер ай элек кызым мәктәптән вак резинкалар ташый башлады. Төсле-төсле кечкенә резинкалар чәчкә куярга яраксыз, канцеляриядә дә кулланып булмый, нишли икән соң ул алар белән дисәм, резинкалардан беләзек үрә икән. Телевизордан аерылмаган бала хәзер мәктәптән кайтуга, шул резинкалары белән мәш килә, хәтта укытучылары да, дәрестә балалар игътибарсыз, резинкалар белән уйнап...

Бер ай элек кызым мәктәптән вак резинкалар ташый башлады. Төсле-төсле кечкенә резинкалар чәчкә куярга яраксыз, канцеляриядә дә кулланып булмый, нишли икән соң ул алар белән дисәм, резинкалардан беләзек үрә икән.
Телевизордан аерылмаган бала хәзер мәктәптән кайтуга, шул резинкалары белән мәш килә, хәтта укытучылары да, дәрестә балалар игътибарсыз, резинкалар белән уйнап утыралар, дип шелтәли башлады. Баксаң, бөтен класслары, хәтта гимназияләре белән үрәләр икән алар бу беләзекләрне.
Хәер, алай гына да түгел, Казан, Татарстанның кайбер район мәктәпләрендә дә шул «резинка чире». Хәтта балалар бакчаларындагы сабыйларның кулында да күрдем әле ул резин беләзекләрне. Сыйныфташлары биргән резинкалары беткәч, кызым аларны сатып алуымны үтенә башлады.
Әлеге резинкалар Rainbow Loom дип атала икән. 2014 елда алар Россиядә зур популярлык казанганнар. Быел менә Казанга да килеп җиткәннәр, күрәсең. Сатуда резинкалардан тыш, беләзек үрү өчен махсус таякчыклары, җайланмалары, эләктергечләре, станогы да сатыла. Бәяләре дә төрле, резинкаларның күплегенә, төрлелегенә карап, 40 сумнан алып тулы җыелмасын 4000 сумнарга кадәр тәкъдим итәләр. Пионер базарында соңгы арада иң үтемле товар шул резинкалар, ди сатучылар. Якында гына гимназия, укучылар тәнәфес саен чыгып ала. Базарда алар Rainbow Loom исеме астында сатылмаса да, шул ук резинкалар инде, йомшаграк, катырак тартсаң, өзелүчән булсалар да, балалар, бәясенә кызыгып, сатып ала. 100 данә резинка җыелмасын 35-40 сумга алырга була.
Күп беләзекләр махсус станок ярдәмендә үрелә. Ул станокны Чонг Чун дигән кеше уйлап тапкан икән. Кызларының резинкалардан төрле эшләнмәләр ясаганын күреп, бу эштә аларга ярдәм йөзеннән, үрү станогы ясап биргән. Ул чакта бу станок ике кырыена кадаклар кадакланган агач тактаны хәтерләтсә, хәзер станоклар - пластмасс. Берничә рәтле була, беләзекне үргәндә кайбер рәтләре алына да. Резинкадан уенчыклар да үрәләр, алар аеруча Европа илләрендә популяр икән.
Кызыма ияреп, үзем дә берничә беләзек үреп карадым, мавыктыргыч шөгыль, ашарга пешерәсе барлыгы да онытылды, язасы материалларым да калып торды. Бер өйрәнгәнче, интернеттагы дәресләрдән карамыйча үреп булмый. Баксаң, Ютубтагы - Rainbow Looмның рәсми каналын бер ел эчендә генә дә 4 миллионнан артык кеше карый икән.
Резинкаларны сәламәтлек өчен зыянлы, составында рак күзәнәкләрен уятучы матдәләр бар дигән сүзләр дә ишетелде. Роспотребнадзор тикшерүенчә, андый куркыныч юк, шулай да базардагы, аеруча җыелмасында брелок булган резинкаларны алмаска киңәш итәләр. Сүз уңаеннан, резинкалардан браслетлар гына түгел, телефон янчыклары, кошелеклар, төрле сувенирлар да үрә балалар, бер-берсе белән резин уенчыклар алмашалар. Танышымның беренче сыйныфта укучы кызы, мәсәлән, үргән беләзекләрен 20 сумга сата. Үзенә күрә бизнес ачкан, акча эшли. Беләзекләрне малайлар да ала, ди.
Сәгатьләр буе резинкаларыннан аерыла алмаган кызымны ачуланырга да белмим, компьютер алдында вакытын үткәргәнче, резинкалар белән кызыксынуы яхшырактыр, бәлки. Ни дисәң дә, кул моторикасын яхшырта, фикерләү сәләтен үстерә, игътибарны арттыра, фантазияне дә баета бу шөгыль.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading