16+

«Казан панорамасы» тарихны чагылдырачак

Дзержинский урамындагы 7 нче йортта «Казан хозуры» («Казанская панорама») дип аталачак үзенчәлекле күргәзмә комплексы оештырылачак.

«Казан панорамасы» тарихны чагылдырачак

Дзержинский урамындагы 7 нче йортта «Казан хозуры» («Казанская панорама») дип аталачак үзенчәлекле күргәзмә комплексы оештырылачак.

Казан Федераль университетының Геология музеена бозлык чоры тереклек фаунасы калдыкларын тапшыру чарасында бу турыда «Связьинвестнефтехим» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Валерий Сорокин хәбәр итте. «Дзержинский урамындагы бинаны ни эшләтергә икән, дип уйланып калган вакытлар да булгалады. Бер сатып җибәрергә дә ниятләдек. Мәсәлән, гап-гади торак һәм офислар сыйфатында. Әмма соңрак шактый үзенчәлекле фикер-чишелеш таптык», - дип сөйләде Валерий Сорокин.
Бинада шәһәрне 3 вакыт чорында чагылдырган музей экспозициясе урын алачак. Болар: Борынгы Казан; XIX-XX гасырлар чикләре (агач корылмалар чоры); Казан хәзерге заманда. «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белгечләре ярдәмендә, фоторәсемнәргә һәм карталарга нигезләнеп, шәһәрнең архитектура макеты тудырылачак. Тамашачылар Казанның вакыт агышында ничек үзгәрә барганлыгын хозур кылачак.
Универсиадага кадәр өлгерергә исәплибез, ди Валерий Сорокин. Әмма төзекләндерү эшләрен дә башкаручы һәм шул ук вакытта бинаның эчтәлек-мәгънәсен дә сакларлык подрядчы оешманың тиз арада гына табылуына шикләре дә бар. «Безгә макет кына түгел, ә бинаның тулаем идеясе мөһим: Казан тарихы беренче каттан ахыргы катка кадәр тоташ тема булып сызылып барырга тиеш», - ди В.Сорокин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading