16+

Казанда балалар хосписы төзелә

Казанда «Изгелек кирпечләре» һәм «Хосписны бер көндә төзик» дип аталган хәйрия акцияләре башланып китте.

Казанда балалар хосписы төзелә

Казанда «Изгелек кирпечләре» һәм «Хосписны бер көндә төзик» дип аталган хәйрия акцияләре башланып китте.

Акцияләр Казанда беренче балалар хосписы бинасын төзү өчен акча җыю максатыннан оештырыла. Мәскәү районында урнашкан Балалар терапиясе санаторие каршында эшли башлаган беренче хосписта әлегә ике палата гына. Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды директоры Владимир Вавилов әйткәнчә, анда инде 12 пациент дәваланып чыккан. Әмма бүген Татарстанда 140 бала хосписка мохтаҗ. Шуңа күрә дә хосписның үз бинасын булдыру бик зур әһәмияткә ия. Анда әти-әниләре белән килеп торучы балалар өчен 8 палата булыр дип көтелә. Тагын 11 палата 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен эшләнәчәк. «Изгелек кирпечләре» акциясе, виртуаль кирпеч сатып алып, чын хоспис бинасы төзү идеясеннән гыйбарәт. Аның хакында халыкка интернет акцияләр, түләү квитанцияләре беркетелгән листовкалар аша мәгълүмат җиткерелә. Кирпечнең символик бәясе - 50 сум.
Хосписның авыр хәлдә калган, өметсез авырулар белән очрашкан кешеләр һәм гаиләләр өчен алыштыргысыз зур ярдәм булуын истә тотып, кулдан килгәнчә ярдәм кулы сузсак иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading