16+

Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыела

Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре 20-22 март көннәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашачак. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узар дип көтелә. - Бүгенге кырыс заман шартлары, дөньяда барган икътисади вәзгыять - татар авыллары өчен зур сынау. Чөнки туган...

Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре 20-22 март көннәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашачак. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узар дип көтелә.

- Бүгенге кырыс заман шартлары, дөньяда барган икътисади вәзгыять - татар авыллары өчен зур сынау. Чөнки туган җирендә үз хуҗалыгын булдырып, үз эшен ачып җибәргән милләттәшләребез авыл язмышы, авыл киләчәге өчен матди һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырышалар - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җыенның татар халкы өчен әһәмиятен ассызыклап.

Быел әлеге җыен дүртенче тапкыр уздырыла. Программада семинар-уку үткәрү дә каралган.
- Семинарда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә, субъектларга кагылышлы җир һәм салым кануннары системасындагы үзгәрешләр, федераль һәм республика грантлары, программалар, субсидияләр, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат бирергә планлаштырабыз, шулай ук җир эшкәртү, яңа сорт орлыклар һәм аларны саклау, үсемлекләрне корткычлардан саклап калу өчен дарулар, ашламалар турында да кирәкле киңәшләр биреләчәк, - диде Ринат Закиров.

Эшмәкәрләр Мамадыш районына барып, кайбер эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән дә танышачак. Чарадан тулы язма - газетабызның киләсе саннарында.

Фото tatar-congress.org сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading