16+

Казанда этләр котырына

Казанда 24 августтан 13 сентябрьгә кадәрге вакыт аралыгында гына да котыру авырулы 4 җәнлек ачыкланган.

Казанда этләр котырына

Казанда 24 августтан 13 сентябрьгә кадәрге вакыт аралыгында гына да котыру авырулы 4 җәнлек ачыкланган.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Алмас Имамов сөйләгәнчә, башкаланың Совет, Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Идел буе районнарында җәнлекләрнең котыру очраклары билгеле булган. Әлеге авыру Константиновка бистәсендәге «Овощник-1» бакчачылык ширкәтендәге хуҗасыз ике эттә, Химиклар урамындагы «Торг-Авиа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге сак овчаркасында, Тынычлык бистәсендәге Яңа Дәүләки урамында төлке үләксәсендә табылган.
«Котырган овчарка «Торг-Авиа»ның 4 хезмәткәрен тешләгән. Тынычлана алмаган этне хуҗасы Северный бистәсенә алып киткән, җәнлек шунда хуҗасын да тешләгән. Хәзер зыян күрүчеләр прививка үтә. Котыру авыруы ачыкланган этләр юк ителде. Санап кителгән торак пунктларда 15 ноябрьгә кадәр карантин кертелде. Биредән йорт хайваннарын сату, эт һәм мәче күргәзмәләре оештыру, җәнлекләрне башка районнарга алып чыгу катгый тыела», - дип кисәтте Алмас Имамов.
Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсе котыру авыруы ачыкланган торак пунктларда йорт хайваннарына бушлай прививка ясый. Моннан тыш, әлеге торак пунктларда хуҗасыз 69 эт ауланган. Башкалада 2008-2011 елларда җәнлекләр котыруының 17 очрагы теркәлгән, алар 55 кешене тешләгән булган. Ашыгыч рәвештә прививка ясату нәтиҗәсендә, кешеләр авырмаган. «Хуҗасыз җәнлекләрне аулау хезмәте» учреждениесе (СОБЖ) җитәкчесе Рөстәм Нуруллин мәгълүмат биргәнчә, хуҗасыз җәнлекләрне аулау өчен быелга тәгаенләнгән акча инде беткән. Казан прокуроры Илдус Нәфыйков исә, бу хәбәр дөрес түгел, дип кискен каршы чыкты. «СОБЖның әле 6 миллион сум табышка эшләгән акчасы бар», - диде прокурор. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин, сөйләшүгә йомгак ясап: «Җәнлекләр арасында кыска вакыт аралыгында котырыну очраклары ачыклануы бик җитди хәл. СОБЖның мәсьәләсен аерым тикшерәбез», - диде.
Футбол буенча дөнья чемпионаты узар алдыннан, Киевта хуҗасыз этләрне җыеп чыктылар. Киләсе елда булачак Универсиадага Казан да чистарыныр, әлбәттә. Хәзергә, котырган җәнлек тешли күрмәсен, дип куркып йөрергә туры килә. Кеше шикләнеп яшәргә тиеш түгел ләбаса...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading