16+

Казанда кече архитектура сыннарына конкурс үткәрелә

Быел - Парклар һәм скверлар елы. Казанда шушы уңайдан мозаика һәм кече архитектура сыннарына бәйге игълан ителде. Эскизларга конкурс - апрельдә, ә сыннар фестивале майның икенче ункөнлегендә оештырылачак.

Казанда кече архитектура сыннарына конкурс үткәрелә

Быел - Парклар һәм скверлар елы. Казанда шушы уңайдан мозаика һәм кече архитектура сыннарына бәйге игълан ителде. Эскизларга конкурс - апрельдә, ә сыннар фестивале майның икенче ункөнлегендә оештырылачак.

Сынчылар һәм эшкуарлар катнашындагы киңәшмәдә кузгатылган әлеге идеяне Казан мэры Илсур Метшин ихластан хуплады.

- Узган елда да Иске Татар бистәсендә кече архитектура сыннарына конкурс булды. Казанда җәйге якта 32 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Кече архитектура сыннарыннан башка парк - яшеллек кенә. Фестивальдә лаеклы проектлар булса, алар гамәлгә ашырылачак,- диде шәһәр башлыгы.

Республика предприятиеләре ярдәмендә былтыр Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелде. Ул быел кече архитектура сыннары белән эчтәлек ягыннан тулыландырылачак. Мәгълүм булганча, Җиңү паркында колачлы төзекләндерү эшләре бара.

Эшкуарлар, Парклар һәм скверлар елы кысаларында, яр буйларын төзекләндерү чараларына ярдәм күрсәтергә әзер торуларын белдерделәр. Мәсәлән, Иске Татар бистәсендәге ресторан комплексы хуҗасы Зөфәр Гаязов шәһәр башкарма комитетының туристлык үсешенә теләктәшлек комитеты белән берлектә Кабан күле буен торгызуда катнашачак. Кабан күле ярында пирс төзеләчәк, катерлар кешеләрне утыртып, су өслегендә йөриячәк. Эшкуар күлгә аккошлар җибәрергә хыяллана, хәтта.

Кабан күлендә 1867 елда ук кече баржалар пассажирлар йөртә торган булган.

Мэр Илсур Метшин: "Катерларда ял итеп йөрү бөтен илләрдә дә популяр",- дип, проектның монысына да уңышлар теләде. Казансуда да туристлык катерлары йөреше гамәлгә кертеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading