16+

Казанда Кырымның Россиягә кушылуына бер ел тулу уңаеннан концерт күрсәтеләчәк

Россиядә Кырым республикасы белән Севастополь Герой-шәһәренең Россия Федерациясенә кушылуына бер ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнәләр.

Казанда Кырымның Россиягә кушылуына бер ел тулу уңаеннан концерт күрсәтеләчәк

Россиядә Кырым республикасы белән Севастополь Герой-шәһәренең Россия Федерациясенә кушылуына бер ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнәләр.

2015 елның 18 мартында 17.00 сәгатьтә Үзәк стадион каршындагы Меңьеллык мәйданында Россиядә Кырым республикасы белән Севастпополь Герой-шәһәренең Россия федерациясенә кушулуга бер ел тулу уңаеннан бәйрәм концерты булачак.

Ул көнне башкала халкына һәм кунакларына "Без бергә" дип исемләнгән концерт тәкъдим ителәчәк. Анда республиканың һәм башкаланың танылган иҗат коллективлары һәм җырчылары чыгыш ясаячак.

Бер ел элек әлеге урында кырымлыларга ярдәм һәм булышлык йөзеннән митинглар оештырылган иде. Татарстанлылар бөтен ил белән берлектә Кырым республикасы җитәкчелегенең, Кырым парламенты депутатларының, күпчелек сәяси партияләренең, иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның төрле катлам вәкилләренең гражданлык позицияләрен хуплады.

Татарстан Кырым республикасындагы иҗтимагый-сәяси ситуацияне көйләүдә актив катнашты һәм бүгенге көндә дә Кырымның Россиянең хокук, сәяси һәм икътисади тормышына кереп китүенә булышлык күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading