16+

Казанда мотосезон ачылды

Казан мотосезон башлануын стантрайдинг буенча Европа чемпионаты белән билгеләп үтте. 11 майда яңа ипподром биләмәсендә үткән экстремаль турнир 2013 елгы мотосезон ачылышына багышланган иде.

Казан стантрайдинг буенча Көнчыгыш Европа чемпионатының 3 нче этабын кабул итте. Стантрайдинг үз эченә арткы һәм алгы көпчәктә йөрү кебек экстремаль трюкларны ала. Райдерлар үзләре аны «мәҗбүри программасы» һәм «күрсәтмә чыгыш» булган фигуралы шуу белән чагыштыралар. Һәр катнашучының үзенә генә хас кабатланмас стиле һәм «таҗ» элементлары да була бит әле.
Ярышлардан тыш, кунакларны биредә кызыклы күңел ачу программасы, бәйгеләр, призлар да көтә иде. Шулай ук тест-драйв вакытында техникага атланып бер йөреп килергә дә рөхсәт бирелде. Әлеге чара Казан шәһәре хакимияте канаты астында үткәрелде, дип белдерә «KZN.RU» сайты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading