16+

Казандагы балалар шәһәрчегендә акчаны эшләргә дә, туздырырга да өйрәтәләр

Ишеткәнсездер инде, «Казан-Арена» стадионында «Кидспейс» балалар шәһәрчеге эшли. Бу шәһәрчекне һөнәрчеләр иле дисәк тә дөрес булыр. Анда 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар үзләрен төрле һөнәр ияләре буларак сынап карый алалар. Кибетче булып сатып карарга, журналист булып эшләргә, төзүчелек эше белән дә танышырга мөмкин. Ә 4 яшьтән кечерәкләргә исә...

Ишеткәнсездер инде, «Казан-Арена» стадионында «Кидспейс» балалар шәһәрчеге эшли. Бу шәһәрчекне һөнәрчеләр иле дисәк тә дөрес булыр. Анда 4 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар үзләрен төрле һөнәр ияләре буларак сынап карый алалар. Кибетче булып сатып карарга, журналист булып эшләргә, төзүчелек эше белән дә танышырга мөмкин. Ә 4 яшьтән кечерәкләргә исә балалар бакчасы тукталышы бар.
Тукталыш дигәннән, «Кидспейс» тукталышлар формасында эшләнгән. Барлыгы 22 тукталыш бар. Шулар арасында «Унистрой» төзелеш тукталышы, «Автолига» автосервисы, «Казан» телерадиокомпаниясе, «Мозаика» балалар бакчасы, шәһәр стоматологиясе, Россия почтасы, полиция бүлеге, «DeVille» матурлык салоны, «Джойта» кондитер фабрикасы, «Бәхетле» гипермаркеты, Саклык банкы, «Нәфис косметикс» кебек тукталышлар шул исемдәге чын компанияләр кулында. Алар һәр тукталышны кирәк-яраклар белән җиһазландырган.
Остазларның төп максаты - балаларны нинди дә булса һөнәргә өйрәтү, аларның хыялларын тормышка ашыру. Монда аларга «эшләгән» өчен хезмәт хакы да түләнә. Алай гына да түгел, аларны акча тотарга да өйрәтәләр. Кайберәүләр «Мин телим» дигән тукталышта теләгән әйберләргә, күңел ачуга туздырса, кайберәүләр киткәндә банкка салып калдыра. Ә кайберәүләр хәйриячелеккә кушыла. Хәйриячелектән җыелган акча инвалид­ларны, мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны «Кидспейс»ка алып килүгә тотыла.
Остазлар русча да, татарча да сөйләшә, инглизчә дә беләләр һәм балаларга барысын да бик җиңел аңлаталар. Мәсәлән, «Ферма»да рус, татар, инглиз телләрендә һәр хайванны атап чыга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading