16+

Казанга хәзинә эзләүчеләр килә

Казанда «Кабан күле хәзинәләре» фильмын төшерүнең өченче этабы башланырга тора. Универсиада алдыннан экраннарга чыгачак әлеге тарихи-маҗаралы фильмның беренче өлешен шулай ук Казанда төшергән булсалар, икенче өлеше аның Мәскәүдә төшерелде. Нигездә анда фильмда урын алачак тарихи вакыйгалар сурәтләнә.

Бүген Казанга фильмның төп героен уйнаучы Алексей Воробьевның да килүе көтелә. Соңрак аңа безгә «Универ» сериалы аша таныш булган Мария Кожевникова һәм билгеле актер Гоша Куценко да кушылачак. Соңгысы исә фильмда Явыз Иванны уйный. Август башларында актерларны Кабан күле тирәсендә күреп булыр дип көтелә. Аннан фильмны төшерү эшләре Казан Кремлендә һәм Сөембикә манарасында дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, фильмның сюжеты хан хәзинәләре турындагы борынгы риваятькә нигезләнгән. Сюжет буенча, очраклы гына рәвештә берничә кеше патшабикә Сөембикә хәзинәсе сере турында ишетеп ала һәм алар, аны табу нияте белән, Казанга килә. Геройларны монда гаҗәеп маҗаралар көтә. Фильм ахырында исә алар һәрберсе үз хәзинәсен табуга ирешә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading