16+

Казанга Җиңү парадын карарга килегез!

Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстанда бәйрәм тантаналары ай буе дәвам итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган мәдәни-социаль чаралар республикада май дәвамында барачак.

Казанга Җиңү парадын карарга килегез!

Бөек Җиңү көне уңаеннан Татарстанда бәйрәм тантаналары ай буе дәвам итә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган мәдәни-социаль чаралар республикада май дәвамында барачак.

Сугышның “кара канаты”
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында ТАССРдан 353 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
– Геройларның 185е – Татарстанныкы, ә 168 Геройның тормышы республикабыз белән бәйле. Республикадан 706 мең кеше фронтка киткән, сугыш һәр гаиләгә кагылган, һәр гаиләдә солдат булган. Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ихластан рәхмәт! – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Быелгы тематик очрашуларга сугыш ветераннары гына түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр дә чакырыла. 
 – Сугыш һәм тыл ветераннары белән эш 9 Май белән генә чикләнми, ә ел дәвамында бара, алар хөрмәткә һәм игътибарга лаек, – диде Ләйлә Фазлыева.

“Үлемсез полк” автомобильләште
Быел “Үлемсез полк” йөреше үткәрелми. Ләйлә Фазлыева аңлатканча, инде хәзер үк сугыш ветераны фоторәсемен транспорт чараларының арткы тәрәзәләренә беркетергә мөмкин.  
 – Фоторәсемнәрне йорт тәрәзәләренә, Җиңү флагын балконнарга беркетергә була. Сугышта катнашкан туганыңның фотосурәтен футболкага да төшертү алымы бар. Автомобильләргә ветеранның, сугышта катнашкан туганыңның фотосурәтен беркетеп йөрүнең төп көне – 9 май, – диде Ләйлә Фазлыева.

 Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнәбез

Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, республикада 14 мең 277 сугыш ветераны исәпләнә, тыл хезмәтчәннәре – 10 мең 218. Сугыш ветераннарына коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент ташлама каралган, теш протезы бушлай. Тыл ветераннарына да теш протезы һәм колак аппараты бушлай. Сугыш ветераннарына матур гадәт буенча Россия Президенты Владимир Путинның котлавы һәм азык-төлек тупланмасы тапшырыла. Тыл ветераннарына быел бер мәртәбә 867 сум өстәмә түләү бирелә.

Сугыш ветераннарының 1 667 фатирына яки йортына бушлай төзекләндерү үткәрелгән, быел 5 фатирга ремонт ясалачак.
– Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек кысаларында “Бөек Ватан сугышы турында 80 хикәят” дигән социаль-гуманитар проект башланды. Ветераннардан сугыш хатирәләрен видеога яздырып алабыз. Шулай ук Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, иҗат коллективлары конкурсы да старт алды, – диде Эльмира Зарипова. 

Татарстан гөрли, гөрли Казан
Республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйткәнчә, Җиңү көне тематикасында Татарстандагы мәдәният учреждениеләрендә май ае дәвамында 350 чара планлаштырылган. Республиканың балалар һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова таныштырганча, яшьләр хәрәкәте активистлары, волонтерлар каберлекләрне һәм мемориалларны тәртипкә китерүдә катнашкан, Георгиев тасмасы таратыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яшьләр белән очрашуы була. Татарстан халыклары ассамблеясе яшьләре һәм чит илләр студентлары 5 майда Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәкләр сала.

Шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, Казанда 9 майда Җиңү паркында көн дәвамында мәдәни чаралар үткәрелә. Меңьеллык мәйданында Парад 10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм салюты 22.00 сәгатьтә.
Воровский урамындагы “Казан-2” вокзалы каршындагы территориядә 4 майда “Казан-хезмәт даны шәһәре” стеласы ачыла. Шунда ук “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртыла.

– Казан белән беррәттән бөтен республика халкының сугыш елларындагы фидакарь хезмәтен данлау бу стела. Татарстандагы 20 предприятие дә хезмәт даны исеменә лаек булды, кандидат предприятиеләр әле тагын бар, – диде Ләйлә Фазлиева.

Бәйрәмдә онытылырга ярамый
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов искәрткәнчә, хокук саклаучылар 30 апрельдән башлап көчәйтелгән режимда эшли. 

 – Бәйрәм мәйданнарына узганда сумкалар тикшерелә, моны аңлап кабул итү зарур. Татарстанда 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим гамәлдә. Табигатьтә, йорт янында ачык учак кабызу һәм бәйрәм көннәрендә үзлектән салютлар аттыру тыела. Квадрокоптерлар яки пилотсыз очкычлар очырту рөхсәт ителми, – диде Фәргат Мөхәммәтҗанов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading