Казанның үзәк өлешендәге чисталыкка сөенәбез, мактап язабыз һәм сөйлибез. Ләкин, күрше-тирә республикалардан Яңа Савин районының Әмирхан урамындагы автомобильләр базарына килгән кешеләр: "Сездә дә бик үк тәртип түгел икән", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
Автомобильләр базары артындагы яшел зонада коточкыч антисанитария хөкем сөрә. Авиатөзелеш районына илтә торган дамба читенә бер машина йөге сыра савытлары китереп аударылган. Монысы әле бер хәл. Хастаханә лабораториясеннән тизәк салынган йөзләгән шешәне юл читенә генә тондырганнар.
Һәр агач-куак төбе бәдрәфкә әверелдерелгән. Автомобиль базарына килгән кешеләрнең шактые кече һәм зур йөмышларын шушында гына башкара. Хәер, базар эчендә бәдрәф бар. Сазлыктан башлангыч алган елга-дренаж өсте пластик шешәләр, машина майлары савытлары һәм дөньяда булган башка чүп-чар белән тулган. Автомобильләрнең ватык пыялалары, тузган шиннар яр буена гына ыргытылган. Биредәге бөтен "зәхмәт" Казансу елгасына агып төшә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар