16+

«Кем, кем, ә мин – Кыш бабай!»

Кышкы каникулларны ничек инде Кыш бабайсыз күз алдына китереп була? Бу һич мөмкин түгел. Студентлар әлеге тылсымчының барлыгына бик үк ышанып бетмәсәләр дә, Кыш бабай роленә рәхәтләнеп кереп, балалар һәм олыларның күңелен ачып йөриләр. Узган ел Казан театр училищесын тәмамлаган Илназ Хәйбуллин да быел да «ялгыш кына» Кыш бабай булган.

«Кем, кем, ә мин – Кыш бабай!»

Кышкы каникулларны ничек инде Кыш бабайсыз күз алдына китереп була? Бу һич мөмкин түгел. Студентлар әлеге тылсымчының барлыгына бик үк ышанып бетмәсәләр дә, Кыш бабай роленә рәхәтләнеп кереп, балалар һәм олыларның күңелен ачып йөриләр. Узган ел Казан театр училищесын тәмамлаган Илназ Хәйбуллин да быел да «ялгыш кына» Кыш бабай булган.

«Моңа кадәр Кыш бабай булып эшләгәнем булмады, - ди яшь Кыш бабай. - Быел да исәп юк иде. Мин бары тик әлеге «Кыш бабай һәм Кар кызы» проектының продюсеры. Шуңа телефон аша клиентларга хәбәрләр җиткерермен, дип уйлаган идек. Тик без уйлаганча килеп чыкмады. Кыш бабай булып минем белән бергә укыган егетләр йөрисе иде. Ахырдан, заказлар күп булу сәбәпле, үземә дә Кыш бабай булырга туры килде».
Шулай итеп, Илназ, көтмәгәндә-уйламаганда, кызыл костюм киеп, үзе дә театр артистларының балаларын, музыка мәктәпләрендә укучыларны котлап йөргән.
Бәйрәм программалары төрлечә булган. Театраль белем алгач, егетләр сынатмый. Үзләре катнашкан спектакльдән пингвин ролен башкаручы актерны да иярткәннәр. Шуңа да театральләштерелгән тамашадан ким булмаган.
Балалар бакчасы һәм мәктәпләрдә Кыш бабайның бушка бүләкләр алып килмәгәнен беләбез. Кыш бабай белән Кар кызының эше программаның нинди булуына карап бәяләнгән. Икесенең хезмәт хаклары 1000-3500гә кадәр булган.
«Кемне күбрәк котларга туры килә иде: олыларнымы, балаларнымы?» - дигән сорауга Илназ болай дип җавап бирде: «Балалар янына дип чакырталар. Ләкин олылар, Кыш бабайны күрү белән, үзгәреп китә, яшь чакларын искә төшерәләр. Ялгышмасам, олылар янына, Кыш бабай булып, күбрәк тә барырга туры килде бугай».
Яңа ел җиткәндә, Кыш бабай һәм Кар кызы белән кызыклы хәлләр дә булмый калмый. Мәсәлән, И. Хәйбуллинга әзерлек эшләрен өенә дә алып кайтырга туры килә. Ә өйдә 6 яшьлек сеңлесе булачак Кыш бабайның телефоннан сөйләшүләрен дәшми-тынмый тыңлап утырган. Аннары әнисе янына барып: «Абый Кыш бабайның булышчысы булып эшлиме әллә?» - дип сораган. Уңай җавап ишеткәч, Кыш бабайга үзенең хатын тапшыруын үтенгән. Үз сеңлесе янына да Кыш бабай булып барган егет! Аннан соң сеңлесе: «Кыш бабайның тавышы синекенә охшаган иде. Әллә булышчысы булгангамы?» - дип тә сорап куйган.

Гүзәл Шәяхмәтова, КИТТУ-КАИ:
- Каникулларны, гадәттәгечә, ял итеп түгел, эшләп уздырдым. 30, 31 декабрь һәм 1 гыйнвар көннәрендә дә таксида оператор булып эшләдем. Иң кызыгы, мөгаен, Яңа ел төнендә булгандыр. Хәтта такси чакыртырга шалтыратканда танышучылар да булды. Тик без бит эш урынында, монда ярамый. Андый егетләрне бәйрәм белән котладык һәм саубуллаштык. Сәгать 12не сукканда барыбыз да берничә минутка җыелдык. Аннары тагын эшкә утырдык. 12гә кадәр машина чакыртучылар күп булмады, ә аннан соң телефон бер дә тынып тормады.
Алмаз Давытов, укучы:
- Быелгы каникулны актив рәвештә уздырдым. Аягымнан чаңгы һәм тимераяк төшмәде диярлек. Көн саен дусларым белән чаңгы шудым. Безнең авылдагы нарат урманында ике яклы тау бар. Тауның бер ягыннан төшсәң, каршы яктагы икенчесенә менеп китәсең. Шунда мәш килдек. Бер дустымның чаңгыга күптән басканы юк иде. Ул да куркуын җиңде. Ә хәзер укуның беренче көнендә үк компьютер артында утыргач, буыннар каткан сыман тоела. Шуңа чаңгыны уку вакытында да ташламыйм әле!
Энҗе Шакирова, КДМУ:
Ялларны гадәти булмаганча үткәрәсе идем. Тик авырырга туры килде. Шуңа өйдә яттым. Күп кеше чирләде бугай каникулда. Сакланырга кирәк шул. Сакланганны саклармын, дигән бит Ходай.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading